Билбаулы көрәш – билбау-пута ярдәмендә көрәшүдән гыйбарәт спорт көрәше. Катнашучы алышта рөхсәт ителгән алымнарның берсен кулланып, көндәшен келәмгә яткырырга тиеш. Көрәштә көндәшне келәмнән күтәрү белән башкарылган ыргытулар гына бәяләнә. Башка билбаулы көрәшләрдән көрәшне нәкъ менә шушы үзенчәлек аерып тора.
Йолалар, традицияләр белән беррәттән, көрәш күп кенә төрки халыкларның милли мәдәниятенең бер өлеше булып тора. Көрәш турындагы беренче истәлекләрне 992 һәм 1131 елларда Идел буе Болгар дәүләтендә (хәзерге Татарстан территориясе) булып киткән гарәп сәяхәтчеләре калдырган. Тарихи яктан әлеге спорт төре – Евразиядә яшәүче төрки халыкларның традицион көрәше. Әмма бары төрки халык вәкилләре генә көрәшчеләр түгел. Моңа ачык мисал – классик көрәшне генә түгел, ә спорт карьерасы башланган билбау көрәшен популярлаштырган легендар рус көрәшчесе Иван Поддубный.
2016 елда ЮНЕСКО, көрәшнең общиналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга йогынты ясавын билгеләп, аны кешелекнең материаль булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертте.