ТАТ
Уеннар
Кабул итуче як
Кушылыгыз

Тамашачыларга

Билет программасы

Тамашачылар Уеннарга билетларны kassir.ru рәсми сайтында, шулай ук әлеге билет операторының түбәндәге адреслар буенча урнашкан кассаларында ала ала иде:
  • Толстой ур., 1 (9:00-21:00)
  • Ибраһимов пр., 56 (10:00-22:00)
Билет бәясе бер спорт төре кысаларында тулы ярыш көненә 300 сум тора иде.

Игътибар! Билетлар белән Уеннарның барлык объектларына да кереп булмады. Билет программасы турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин иде.

Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау чаралары

Спорт объектларына кергәндә температураны тикшерделәр. Ярышларда, шул исәптән трибунада булганда, битлек кияргә, шулай ук социаль дистанцияне (1,5 м) үтәргә кирәк иде.

Мөмкинлекләр мохите

Объектлар халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен дә ачык иде, аларга кирәкле бар нәрсә белән дә җиһазландырылган*.

Спорт объектларында кресло-коляска бирү хезмәте, шулай ук озатып йөрергә кирәк булса, волонтер ярдәме дә планлаштырылган иде. Кресло-коляска объект эшләгән вакытта бирелде. Шулай ук спорт объектында теләсә кайсы навигация волонтерына яки мәгълүмат өстәленә мөрәҗәгать итеп, кирәкле ярдәмне урында ук сорарга мөмкин иде.

Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуга юл куймау буенча чаралар планы нигезендә Уеннарга әзерлек һәм аларны үткәрү вакытында "Мирас" спорт комплексында халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәрен урнаштырып булмады.

Табылдыклар бюросы

Уеннар вакытында спорт объектларында табылган әйберләрне кабул итү, саклау һәм тапшыру буенча "Табылдыклар бюросы" хезмәте оештырылды. Уеннар уза торган объектларда әйбер югалткан очракта аны "Табылдыклар бюросы" системасында эзләү өчен якындагы мәгълүмат өстәленә мөрәҗәгать итәргә кирәк иде. Әгәр әйбер системада табылмаса, югалту турында гариза язарга кирәк иде.

Саклау камералары

Уеннар вакытында бушлай саклау камералары эшләде, анда зур габаритлы әйберләрне калдырып булды.

Ярышларга барыр алдыннан Саклау камерасына тапшырырга тыелган предметлар исемлеге белән танышырга кирәк иде.

Уеннар объектларында йөрү кагыйдәләре һәм чикләүләр

Ярышларга барыр алдыннан Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышырга кирәк иде.

Үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәүче тамашачылар һәм массакүләм чараларда катнашучылар Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә җаваплылыкка тартылырга мөмкин иде.

Тыелган предметлар

Ярышларга барыр алдыннан БДБ илләренең I Уеннары 2021 объектлары территориясенә алып керергә тыелган предметлар исемлеге белән танышырга кирәк иде.

Уеннар
Бәйсез Дәүләтләр Берлеге
Оештыру комитеты
Символика
Уеннар турында
Нәтиҗәләр
Медальләр зачеты
Трансляцияләр архивы
Фото
Кабул итуче як
Россия
Казан
Килү һәм китү
COVID-19
Кушылыгыз
Аккредитация
Радиоэлектрон чаралар
Билетлар
Катнашучыларга
Тамашачыларга
ТАТ
РУС
ТАТ
ТАТ
РУС