ТАТ
Уеннар
Кабул итуче як
Кушылыгыз

Катнашучыларга

2021 елгы БДБ илләренең I Уеннары оештыручылары делегацияләр әгъзалары өчен төрле сервислар әзерләгән иделәр, алар бу хезмәтләрдән ярышлар үткәрү чорында файдалана алды. Алар арасында виза белән ярдәм итү, килү һәм китү, урнаштыру һәм башкалар бар иде.

Катнашучылар барлык сервислар турындагы тулырак мәгълүмат белән түбәндәге мәгълүмат бюллетенендә таныша ала иде.
2021 елгы БДБ илләренең I Уеннарына багышланган мәгълүмат бюллетене
Ачылу һәм ябылу тантаналары

Уеннар ачылу һәм ябылу тантаналары 4 һәм 11 сентябрь көннәрендә Универсиада Авылының Флаглар Аллеясында узды.

Ачылу тантанасы үз эченә тантана өлешен һәм катнашучы илләрнең мәдәни төрлелеген, тарихын һәм халыкларының гореф-гадәтләрен чагылдырган мавыктыргыч шоуны берләштерде. Җыелма командаларның традицион парады программаның аерылгысыз өлеше иде. Тантананың яздырылган трансляциясен монда карап була.

Уеннар кульминациясенә исә мавыктыргыч концерт программасы әйләнде: ул заманча технологияләр һәм пиротехник элементлар катнашында үтте.

Килү һәм китү

Биредә килү һәм китү сервислары турында күбрәк белергә, шулай ук Евразия икътисади берлеге (ЕИБ) чикләрен үткәндәге таможня кагыйдәләре белән танышырга мөмкин иде.

Аккредитация

Бейджларны алу тәртибе һәм Аккредитация үзәгенең эш вакытлары турында тулырак биредә укырга мөмкин иде.

COVID-19

Уеннарны үткәрү чорында гамәлдә COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау белән бәйле махсус чикләүләр булды. Барлык катнашучыларга һәм Уеннарга катнашы булган затларга һичшиксез объектларда һәм яшәү урыннарындагы саклык чаралары белән танышырга кирәк иде.
Уеннар
Бәйсез Дәүләтләр Берлеге
Оештыру комитеты
Символика
Уеннар турында
Нәтиҗәләр
Медальләр зачеты
Трансляцияләр архивы
Фото
Кабул итуче як
Россия
Казан
Килү һәм китү
COVID-19
Кушылыгыз
Аккредитация
Радиоэлектрон чаралар
Билетлар
Катнашучыларга
Тамашачыларга
ТАТ
РУС
ТАТ
ТАТ
РУС