ТАТ
Уеннар
Кабул итуче як
Кушылыгыз

ММЧ вәкилләренә

ММЧ вәкилләренә

Әлеге бүлектә БДБ илләренең I Уеннарында эшләргә планлаштырган медиа вәкилләре өчен кирәкле мәгълүмат тупланган иде.

Уеннарда катнашу өчен һәрбер медиа вәкиленә аккредитация процедурасын узарга кирәк иде. Медиа вәкилләрен аккредитацияләү 2021 елның 4 августына кадәр барды.

Аккредитация системасына керү өчен, һәрбер медиага теркәлү процессы өчен җаваплы бер вәкилне (аккаунт администраторын) билгеләргә һәм сылтама аша кереп, заявка тутырырга кирәк иде. Заявканы караганнан соң, Уеннарның Оештыру комитеты җаваплы зат адресына автомат рәвештә аккредитация системасына керү өчен сылтама, логин һәм пароль җибәрелде. Аккредитация системасында эшләү инструкциясен шәхси аккаунтта карарга мөмкин иде. Медиа вәкилләрен теркәү процессы турында тулырак биредә белеп була иде.

Теркәлү уңышлы узганнан соң, медиа вәкилләренә аккредитация бейджы бирелде
Чит ил медиа вәкилләренә виза белән ярдәм итү
БДБ илләренең I Уеннарында катнашучы чит ил медиа вәкилләренә Россия Федерациясе территориясенә каршылыксыз керү-чыгу мөмкинлеге бирү максатыннан, Уеннарның Оештыру комитеты Россия Федерациясе дипломатия вәкиллекләрендә Уеннарны үткәрү чорында гамәлдә булган Россия визасын алырга ярдәм итте.
Медиа вәкилләре өчен эш кагыйдәләре
Кулында Уеннарның аккредитация бейджы булган чит ил журналистлары Казан шәһәре эчендә, шулай ук Казан шәһәреннән читтә урнашкан Уен объектларында узучы ярышларны тулы күләмдә яктырту хокукы алды. Журналистлык эшчәнлеген Уен объектларыннан һәм Казан шәһәреннән читтә гамәлгә ашыру һәм ярышлар белән бәйле булмаган темаларны яктырту өчен, Россия Федерациясе законнары нигезендә чит ил журналистларына Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгыннан өстәмә аккредитация алырга кирәк иде. Тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин иде.
Килү һәм китү
Рәсми медиа кунакханәләрендә яшәүче медиа вәкилләренә килгән/киткән көннәрдә рәсми килү пунктыннан рәсми медиа кунакханәсенә кадәр һәм кирегә бушлай трансфер тәкъдим ителде.

Әлеге хезмәттән файдалану өчен медиа вәкилләренә аккредитация системасында яшәү урынын – медиа урнашачак рәсми кунакханәне, шулай ук килү һәм китү көннәрен һәм вакытны күрсәтергә кирәк иде. Мәгълүматны килергә/китәргә 48 сәгатьтән дә соңга калмыйча кертергә мөмкин иде.
Урнашу
Урнашу өчен медиа вәкилләренә рәсми медиакунакханә тәкъдим ителде ("Нугай" кунакханәсе, Казан шәһәре, Профсоюз урамы, 16Б йорты).

Медиа өчен рәсми кунакханәдә урнашуның төп өстенлеге – аның шәһәр үзәгендә урнашуы һәм Уеннар үткәрелгән көннәрдә кунакханәдән ярышлар һәм тантаналар объектларына махсус транспорт баруы иде.
Транспорт хезмәте
Ярышлар үткәрелгән көннәрдә аккредитацияләнгән медиа вәкилләре өчен рәсми медиакунакханәдән Уеннар (ярышлар һәм тантаналар) үткәрелү объектларына кадәр шаттллар йөрде. Медиа вәкилләре шаттлларга аккредитация бейджлары белән керә алды.
Туклану
Уеннар объектларындагы матбугат үзәкләрендә көн дәвамында кайнар һәм салкын эчемлекләр, җиңелчә кабымлыклардан торган каһвә-брейк оештырылды.
Медиазоналар
Ярышлар үткәрелгән объектларда түбәндәге медиазоналар оештырылды:

– матбугат үзәге

Медиа вәкилләре өчен Уеннарның ярыш һәм тантаналар объектларында мәгълүмат өстәле, ял итү һәм каһвә-брейк зонасы, җиһазландырылган эш урыннары һәм үз техникаң белән электр һәм Интернет челтәренә (СКС порт һәм Wi-Fi аша) тоташу мөмкинлеге булган төп эш зонасы.

Матбугат үзәкләре объектларда ярышлар үткәрелгән көннәрдә ачык иде.

– фото- һәм видеопозицияләр

Фото- һәм видеопозицияләргә аккредитация бейджы һәм өстәмә керү чарасы (жилетлар) белән кереп булды. Жилетларны ярышлар объектларының мәгълүмат өстәлләрендә алырга була иде.

– микст-зона

Медиа вәкилләренең спортчылар белән аралашу мәйданчыгы.

– матбугат конференцияләре өчен зал

Матбугат үзәге белән берләштерелгән яки матбугат конференцияләре үткәрү өчен каралган аерым бина.

– медиатрибуналар

Медиа вәкилләре өчен трибуналарда оештырылган эш урыннары.
РЭЧ куллану
Уеннарда радиоэлектрон чаралар (алга таба – "РЭЧ") куллану өчен һәрбер РЭЧ иясенә мәҗбүри рәвештә радиоешлыклар яки радиоешлыклы каналлар ("РИЕ") куллануга рөхсәт, шулай ук РЭЧны теркәү турында таныклык алырга кирәк иде.

Теркәргә кирәк РЭЧның тулы исемлеге, шулай ук теркәү инструкциясе белән биредә танышырга мөмкин иде.
Контактлар
БДБ илләренең I Уеннарында медиа эше, шулай ук Уеннарга әзерлек барышына кагылышлы сораулар белән MEDIA.INFO@DSPKAZAN.COM электрон адресына мөрәҗәгать итеп була иде.
Медиа вәкилләрен аккредитацияләү
Уеннар
Бәйсез Дәүләтләр Берлеге
Оештыру комитеты
Символика
Уеннар турында
Нәтиҗәләр
Медальләр зачеты
Трансляцияләр архивы
Фото
Кабул итуче як
Россия
Казан
Килү һәм китү
COVID-19
Кушылыгыз
Аккредитация
Радиоэлектрон чаралар
Билетлар
Катнашучыларга
Тамашачыларга
ТАТ
РУС
ТАТ
ТАТ
РУС