ТАТ
Уеннар
Кабул итуче як
Кушылыгыз

COVID-19

БДБ илләренең I Уеннары узган чорда COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау белән бәйле махсус саклык чаралары гамәлгә кертелә. Барлык катнашучылар һәм Уеннарга катнашы булган затлар өстендә бер-берсе өчен уртак җаваплылык ята.

Оештыручылар барысына да үз сәламәтлекләренә җаваплы карарга, битлек киеп йөрергә, социаль дистанция нормаларын, барлык инструкцияләрне һәм саклык чараларынүтәргә киңәш итә (Алар чараларда катнашучы барлык затларга кагыла, һәм кабул итүче илгә килүдән алып, аннан киткәнгә кадәр гамәлдә).

Игътибар! Саклык чараларын үтәмәүче затлар ярышларда катнашу хокукыннан мәхрүм ителәчәк һәм Уеннар объектларына кертелмәячәк.

Төрле саклык чаралары, ПЦР-тестлар, аккредитация алу һ.б. турында тулы мәгълүмат күрсәтелгән түбәндәге документ белән һичшиксез танышыгыз.
COVID-19 таралуга юл куймау планы
Сез шулай ук COVID-19 каршы профилактика буенча башка файдалы материаллар белән таныша аласыз:
COVID-19 каршы профилактика кагыйдәләре
Сәламәт булу өчен 5 кагыйдә
Кунакханәләрдә профилактика буенча киңәшләр
Битлекне ничек дөрес итеп кияргә
Битлекне ничек дөрес итеп киеп йөрергә
"Путешествую без COVID-19" кушымтасы

"Путешествую без COVID-19" ("COVID-19 башка сәяхәт итәм") – мобиль кушымта, ул ил территориясенә вирус керү куркынычын киметергә булыша һәм COVID-19 тест нәтиҗәсе тискәре булу турындагы цифрлы сертификатның чынлыгын гарантияли.

2021 елның 25 июленнән чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга, шулай ук Россия Федерациясенә Евразия икътисади берлеге әгъзалары булган дәүләтләр территорияләреннән, ә 2021 елның 1 сентябреннән һава пунктлары аша Азәрбайҗан Республикасы, Әрмәнстан Республикасы, Беларуcь Республикасы, Казахстан Республикасы, Кыргызстан Республикасы, Молдова Республикасы, Таҗикстан Республикасы, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан Республикалары территорияләреннән керүче Беларусь Республикасы гражданнарына "Путешествую без COVID-19" кушымтасын куллану мәҗбүри.

Кушымтаны AppStore, GooglePlay кибетләреннән бушлай йөкләп алырга була. Аны ничек куллану турында тулырак биредә укырга мөмкин.
Уеннар
Бәйсез Дәүләтләр Берлеге
Оештыру комитеты
Символика
Уеннар турында
Нәтиҗәләр
Медальләр зачеты
Трансляцияләр архивы
Фото
Кабул итуче як
Россия
Казан
Килү һәм китү
COVID-19
Кушылыгыз
Аккредитация
Радиоэлектрон чаралар
Билетлар
Катнашучыларга
Тамашачыларга
ТАТ
РУС
ТАТ
ТАТ
РУС