"Ак Барс" көрәш сарае 2009 елда ачылды. 2013 елда ул Бөтендөнья җәйге Универсиада объектларының берсе иде – биредә көрәш буенча ярышлар үтте. Бүгенге көндә сарай эшчәнлеге төрле көрәш төрләрен популярлаштыруга, спортчыларны халыкара һәм милли ярышларга әзерләүгә, шулай ук Казан шәһәре яшәүчеләрен спорт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Сарай күп функцияле. Ул төрле спорт төрләре буенча зур ярышлар үткәрү өчен дә, нәтиҗәле күнекмәләр процессын оештыру өчен дә кирәкле бар нәрсәләр белән җиһазландырылган.
Техник мәгълүмат: - Объектның гомуми мәйданы: 17 000 кв.м.
- Ярыш аренасы мәйданы: 1 960 кв.м.
- Сыйдырышлыгы: 2 500 кеше
Объектның спорт мәйданчыклары: - Ярыш залы – 70 х 28 м.
- Көрәш өчен 2 күнекмә залы – 21 х 21 м.
- Көрәш өчен 2 күнекмә залы – 35 х 21 м.
- Йөзү бассейны – 25 х 12 м.
- Тренажер залы – 21 х 22 м.
- Төркемле дәресләр өчен 2 зал – 14х14 м, 14х28 м (X-FIT)