3х3 баскетбол – баскетболның бер төре, урам баскетболы яки стритбол (ингл. "street" - урам). Классик баскетболдан уенчылар саны (өчкә өч), уен зонасы (уен кырының яртысы) һәм үз ярыш кагыйдәләре белән аерылып тора. Командалар тупны бер кәрзингә ыргыта, ә һөҗүм хокукы көндәшләргә чират буенча бирелә.
Стритбол XX гасырның 50 нче елларында Америка Кушма Штатларының ярлы кварталларында барлыкка килә. Беренче ярышлар 1956 елда Нью-Йоркта үткәрелә, соңрак бу турнир халыкара турнир исемен ала. Вакыт узу белән стритбол урамнардан профессиональ мәйданчыкларга үтеп керә һәм җитди спорт төренә әйләнә.
Россиядә урам баскетболы гасырлар алмашынган чорда спорт өс киемнәре һәм аяк киемнәре җитештерүче дөнькүләм танылган компанияләр үткәргән турнирлар ярдәмендә таныла башлый. Стритболның хәзерге кагыйдәләре тулысынча 2012 елда формалашып беткән.
Урам баскетболы буенча ярышлар уңышлы рәвештә 2010 елда Сингапурда узган яшүсмерләр Олимпиадасы кысаларында үткәрелде. 2017 елда 3х3 баскетбол 2020 елгы Җәйге Олимпия уеннары программасына кертелде.