Россиянең иң зур экстрим-паркы "Урам" Казандагы "Миллениум" күпере астында урнашкан. Бу урынны төзелеш өчен сайлау очраклы түгел – Казансу елгасы яр буеның әлеге өлеше һәрвакыт үзенә экстремаль спорт төрләрен яратучыларны тартып торган.
Паркны төзүдә BMX Racing, скейтбординг, даунхилл һәм башка экстремаль спорт төрләре буенча Россия һәм халыкара ярышлар призерлары катнашкан. Экстрим-парк төрле катлаулыктагы җиһазлар белән җиһазландырылган. Бу һәвәскәрләр өчен дә, профессиональ спортчылар өчен дә шөгыльләнү мөмкинлеге тудыра.
Техник характеристикалар: Объект составы: - Скейт-парк
- Тәҗрибәле һәм яңа шөгыльләнә башлаган спортчылар өчен 2 памп-трек
- Воркаут һәм паркур өчен мәйданчыклар
- Стритбол паркы
- Эйр-парк
- Тренинг-зона