Стенд ату – ату спортының бер төре. Ярышлар ачык ату мәйданчыгында уза. Ату очучы мишень-тәлинкәләргә 12 нче калибрлы шома көпшәле коралдан ядрә патроннар белән атудан гыйбарәт.
Әлеге спорт төренең тарихы ерак үткәннәрдән башлана. Ул вакытта аксөякләр оча торган предметка атып, күңел ачканнар. Урта гасырларда мишеньнәр сыйфатында кошлар (күгәрченнәр) кулланылган, аларны яшеренгән урыннан очырта булганнар. 1880 елда башта Америкада, аннары Германия һәм Франциядә заманча тәлинкәләргә охшаган мишеньнәр һәм аларны ыргытучы машиналар барлыкка килгән. Стенд ату буенча беренче медальләр 1900 елда Парижда узган II Олимпия уеннарында уйнатыла, һәм шул вакыттан бирле әлеге спорт төре барлык Олимпиадалар (1904 һәм 1936 елдан кала) программасына кертелде. Стенд ату буенча дөнья чемпионатлары 1935 елдан бирле үткәрелә. Барлык ярышлар да Халыкара ату спорты федерациясе (ISSF) эгидасы астында үтә.
Олимпия уеннары программасына стенд атуның 5 дисциплинасы керә: түгәрәк стенд (скит– ир-атлар/хатын-кызлар), траншеялы стенд (трап – ир-атлар/хатын-кызлар), трап – катнаш пар.