Пуля белән ату – ату спортының бер төре. Әлеге дисциплинадагы ярышларда кече калибрлы, зур калибрлы, пневматик винтовкалар һәм пистолетлар кулланыла. Һәрбер ярыш винтовкадан ату, пистолеттан ату һәм хәрәкәтләнүче мишеньнәргә винтовкадан атуга бүленә.
Ату спорты – иң борынгы гамәли спорт төрләренең берсе. Аның тарихы җәя һәм арбалеттан атудан башлана. XIV гасыр уртасында утлы корал барлыкка килү белән шома көпшәле коралдан ату буенча ярышлар башлана, ә сырлы көпшәле корал уйлап табу пуля белән ату үсешенә китерә. Винтовка һәм пистолеттан ату буенча ярышлар 1896 елда узган беренче Олимпия уеннары программасына кертелә, ә 1897 елдан башлап пуля белән ату буенча дөнья чемпионатлары үткәрелә башлый. Пуля белән атуны Олимпия уеннары программасына кертергә тәкъдим итүчеләрнең берсе, Пьер де Кубертен, үзе дә пистолеттан ату буенча 7 тапкыр Франция чемпионы булган.
1907 елда Ату федерацияләре халыкара берлеге оешкан. Башта аның составына 8 ил кергән. 1947 елда ул Ату спорты халыкара берлеге дип үзгәртелә.