Бокс – бер төрле авырлыктагы ике катнашучының "раунд" дип аталучы өч минутлык интерваллар эчендә йодрык белән көрәшүләреннән гыйбарәт спорт төре.
Бокс тарихы бер мең ел гына исәпләнелми. Йодрык белән көрәш сурәтләнгән беренче рәсемнәр шумерлар мәгарәсендә безнең эрага кадәр 3000 елларда төшерелгән булган, әмма спорт төре булып бокс б.э.к. 688 елда, антик Олимпия уеннары программасына кертелгәч санала башлый. Заманча бокс XVIII гасырда Англиядә барлыкка килгән. Бокска нигез салучы һәм беренче чемпион булып британияле Джеймс Фигг санала.
1867 елда журналист Джон Чемберс бокс буенча беренче кагыйдәләр җыентыгын эшләгән. Анда рингның зурлыгы, раундлар дәвамлылыгы, перчаткаларның авырлыгы һ.б. турында язылган блуган. Әлеге кагыйдәләр хәзерге заман боксы кагыйдәләре нигезендә ята.
1904 елда бокс Олимпия спорты төренә әйләнә, ә 1920 елдан башлап Олимпиадаларда даими катнаша башлый. Хатын-кызлар арасында ярышлар беренче тапкыр 2012 елда Лондонда үткән Уеннарда үткәрелә.