Бадминтон – мәйданчыкның капма-каршы якларында урнашкан уенчыларның ракеткалар ярдәмендә ятьмә аркылы воланны бер-берсенә ыргытып, аны көндәш территориясенә төшерергә тырышудан гыйбарәт спорт төре.
Бадминтон тарихы үз эченә Борынгы Греция, Кытай, Япония, һиндстан, Африка илләренең язма чыганакларында очраган искә алуларны ала. Әмма тикшеренүчеләр фикеренә караганда, бадминтонның заманча версиясе 1860 елларда Британия армиясенең офицерлары арасында һиндлыларның "пуна" дигән уеннары таралуы аркасында килеп чыккан.
1893 елда инглиз бадминтон ассоциациясе тулы бер кагыйдәләр җыентыгын бастырып чыгарган, ә тагын биш елдан беренче рәсми турнир оештырылган. 1934 елда Бөтендөнья бадминтон федерациясе барлыкка килгән, шул вакыт эчендә аңа керүче илләр саны тугыздан йөз җитмеш җидегә кадәр үскән. 1992 елда бадминтон Җәйге Олимпия уеннары программасына кертелде.
Бадминтонның популярлыгы бар дөнья буенча артканнан-арта бара. Хәзерге вакытта бу уенда Көньяк-Көнчыгыш Азия вәкилләре өстенлек итә, халыкара турнирларда бүләкләрнең 90% диярлек даими рәвештә нәкъ менә алар яулый.