ТАТ
Уеннар
Кабул итуче як
Кушылыгыз

Билетлар

Тамашачылар Уеннарга билетларны kassir.ru рәсми сайтында, шулай ук әлеге билет операторының түбәндәге адреслар буенча урнашкан кассаларында ала ала иде:
  • Толстой ур., 1 (9:00-21:00)
  • Ибраһимов пр., 56 (10:00-22:00)
Билет бәясе бер спорт төре кысаларында тулы ярыш көненә 300 сум тора иде.

Билет программасы

Билет белән түбәндәге объектларга кереп була иде:
  1. Бокс һәм өстәл теннисы үзәге (бокс, өстәл теннисы)
  2. "Олимп" спорт комплексы (бию спорты)
  3. "Мирас" спорт комплексы (футзал)
  4. "Тулпар" спорт комплексы (тай боксы, каратэ)
  5. "Ак Барс" көрәш сарае (билбау көрәше, дзюдо, самбо, спорт көрәше (ирекле һәм грек-рим көрәше), көрәш)
  6. Гимнастика үзәге (нәфис гимнастика)
"Урам" экстрим-паркына (3х3 баскетбол) керү (билетларсыз) бушлай иде.

Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуга юл куймау буенча чаралар планы нигезендә Уеннарга әзерлек һәм аларны үткәрү чорында тамашачыларга түбәндәге объектларга керү тыелды:
  1. Бадминтон үзәге (бадминтон)
  2. "Свияга" стендка ату комплексы (стендка ату)
  3. "Динамо" спорт үзәге (пуля белән ату)
Балалар һәм льготалы төркемнәр

Ярышларга бушлай кертелде:
  1. 6 яшькә кадәрге балалар (туу турында таныклык яисә ата-ана паспортын күрсәткән очракта). Бокс һәм тай бокс ярышларына 6 яшьтән олырак булган балаларга гына керергә киңәш бирелде;
  2. 1, 2, 3 төркем инвалидлары һәм аларны озатып йөрүчеләр (инвалидлык белешмәсен күрсәткән очракта);
  3. Бөек Ватан сугышы ветераннары (Бөек Ватан сугышы ветеранның таныклыгын күрсәткән очракта);
  4. хезмәт ветераннары ("Хезмәт ветераны" таныклыгын күрсәткән очракта);
  5. пенсионерлар (паспорт яки пенсионерлар таныклыгын күрсәткән очракта);
  6. тыл хезмәтчәннәре ("Тыл хезмәтчәне" таныклыгын күрсәткән очракта);
  7. спорт ветераннары («Спорт ветераны» таныклыгын күрсәткән очракта).

Бушлай керү хокукына ия гражданнар категориясе
нә туры ярыш объектына килеп, кергәндә кирәкле документны күрсәтергә кирәк иде.

Күпбалалы гаиләләр туу турында таныклык яки ата-ананың паспортын күрсәткән очракта 25% ташлама алдылар. Ташламалы билет сатып алганда үзең белән ташламага хокукың барлыгын раслаучы документ (туу турында таныклык һ.б.) булырга тиеш иде.

Тәкъдим ителүче барлык ташламалар турындагы мәгълүмат белән kassir.ru сайтында танышып була иде. Ташламалар билетларны kassir.ru кассаларыннан алганда гамәлдә булды.

Чикләүләр

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, объектларга бары битлек киеп кенә керергә рөхсәт ителә. Бар чара дәвамында битлектән булу кирәк иде.

Оештыручылар тамашачылардан социаль дистанцияне саклауны сорады, бу кешеләр бер урын аша утыртылачак трибуналарга да кагылды.

Объектка кергәндә температураны тикшерделәр.

Тамашачылар өчен сервислар

Ярышлар үткәреләчәк объектларда тамашачылар өчен төрле сервислар тәкъдим ителде. Әлеге сервислар, шулай ук объектта үзеңне ничек тоту кагыйдәләре, чикләүләр һ.б. турында биредә белеп була иде.

Ярышлар урынына ничек барып җитәргә
Гимнастика үзәге
Җиңү проспектындагы "Сыртланова урамы" тукталышы (автобуслар: № 68, 37, 34, 5, 559, 509, 118, 111с, 77, Порт сәүдә үзәге, 103, 197; трамвай: № 5)

Хөсәен Мәүлетов урамындагы "Академик Парин" тукталышы (автобуслар: № 74, 22, 5, 47, 55, 4, 77; троллейбус: № 8)
Бокс һәм өстәл теннисы үзәге
Академик Глушко урамындагы "Магистральный проезд" тукталышы (автобус: № 18; троллейбус: № 3)
"Мирас" спорт комплексы
Хәйдәр Бигичев урамындагы "Дуслык тыкрыгы" тукталышы (автобуслар: № 30, 18, 77)

Хәйдәр Бигичев урамындагы "Фәйзи урамы" тукталышы (автобуслар: № 77, 30, 18)
"Тулпар" спорт комплексы
Рауис Гәрәев урамындагы "Ферма-2" тукталышы (автобуслар: № 33, 22, 45, 37, 4, 34)
"Ак Барс" көрәш сарае
Фатих Әмирхан урамындагы "Алексей Козин урамы" тукталышы (автобуслар: № 43, 28а, 54)
Спортивный комплекс «Олимп»
Чистай урамындагы "Олимп" спорт комплексы" тукталышы (автобуслар: № 75, 74; троллейбус: № 1)

Фатих Әмирхан урамындагы "Чистай урамы" тукталышы (автобуслар: № 54, 43, 75, 28а, 74; троллейбус: № 1)
Җәмәгать транспорты
Объект
Уеннар
Бәйсез Дәүләтләр Берлеге
Оештыру комитеты
Символика
Уеннар турында
Нәтиҗәләр
Медальләр зачеты
Трансляцияләр архивы
Фото
Кабул итуче як
Россия
Казан
Килү һәм китү
COVID-19
Кушылыгыз
Аккредитация
Радиоэлектрон чаралар
Билетлар
Катнашучыларга
Тамашачыларга
ТАТ
РУС
ТАТ
ТАТ
РУС