Уеннар логотибы стильләштерелгән кош сурәтеннән гыйбарәт. Славяннар мифологиясендә Ут-кош (Жар-птица) образы бар, Көнбатыш мифологиясендә - Феникс кошы, ә төрки телле халыклар мәдәниятендә Симург, барлык кошлар патшасы турында искә алулар очрый.
Кош һәм кош каурые дөнья халыклары мифологиясендә очу сәләте, югарыга омтылу, җиңеллек, югарылык, ирек, тизлек һәм киңлекне гәүдәләндерә.
Кошның купшы каурыйлары һәм киң итеп җәйгән канатлары БДБ территориясендә яшәүче халыкларның кунакчыллыгы һәм мәдәниятләре төрлелеге идеяларын символлаштыра. Логотиптагы тылсымлы кош каурыйларына оста итеп Берлеккә керүче илләр флаглары колоры төшерелгән.