Инновацион шәһәр
Шәһәрдә яңа тораклар, социаль, сәнәгать һәм спорт объектлары, юллар һәм метрополитен линияләре төзелә. Икътисад инновацион юнәлештә үсә, шәһәр территориясендә Европада иң зур технопаркларның берсе – «Идея» һәм Россиядә иң зур булган мәгълүмати технологияләр паркы «IT Park» эшли. Казан янында яңа гасыр Россиядә төзелгән беренче шәһәр – Иннополис урнашкан. Шул ук исемдәге университет белән берлектә ул киләчәктә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә әйдәп баручы үзәк булыр дип көтелә.
Кунакчыл шәһәр
Казан бүген Россиядә туристлар иң яратып йөри торган шәһәрләрнең берсе. 2019 елда гына Татарстан башкаласына 3,5 млн. кеше килгән. Хәзерге вакытта шәһәрдә 150дән артык урнаштыру берәмлекләре эшли. Архитектура объектларын актив реставрацияләү, яңа ял итү һәм яр буйларын ачу, шәһәр парклар үстерүенең яңа концепциясен гамәлгә ашыру һәм күп санда мәдәни, спорт һәм башка зур чаралар уздыру шәһәргә чәчәк ата торган мегаполисның тулы һәм җәлеп итүчән кыяфәтен тәэмин итте; моны, һичшиксез, казанлылар да, башкала кунаклары да билгеләп үтә.
Казань
Казань – столица Республики Татарстан, третья столица России, один из крупнейших экономических, научных и культурных центров в стране. В 2005 году Казань отпраздновала свое 1000-летие. В гармонии культурного, религиозного и языкового многообразия в городе живет более 1,2 млн. человек – представители более 100 национальностей.
Студентлар шәһәре
Казан – Россиянең төп студентлар шәһәрләренең берсе. Биредә 67 илдән 200 меңгә якын студент белем ала. Шәһәрдә Россиянең иң зур югары уку йортларыннан булган Казан (Идел буе) федераль университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты һәм Казан милли тикшеренү технологик университетлары урнашкан.