Аккредитация системасына керү өчен һәр басма оешмадан теркәлү процессы өчен җаваплы бер вәкилне билгеләргә һәм
онлайн-заявканы тутырырга кирәк иде. Заявканы караганнан соң, Уеннарны Оештыручы җаваплы зат адресына логин, пароль һәм аккредитация системасына керү өчен сылтама белән автоматик хәбәр җибәрде. Аккредитация системасында эшләү буенча инструкцияне шәхси аккаунтта карарга була иде.
Аккредитация бейджлары аккредитация системасында үз вакытында һәм уңышлы теркәлгән катнашучыларга бирелде. Аккредитация бейджлары гамәлдә булган (системада теркәлгән) паспортның төп нөсхәсен күрсәткән очракта гына бирелде.