"Свияга" стенд ату комплексы Казаннан 30 км ераклыкта, Югары Ослан районының Введенский Бистәсе авылы янында урнашкан.
Комплекс илкүләм һәм халыкара ярышлар үткәрү өчен кирәкле бар нәрсә белән дә җиһазландырылган һәм Халыкара ату спорты федерациясе (ISSF) стандартлары нигезендә төзелгән.
2010 елда "Свияга" стенд ату буенча Европа чемпионатын кабул итте, 2012 елның сентябрендә биредә студентлар арасында дөнья чемпионаты, ә 2013 елда Казанда үткән Бөтендөнья җәйге Универсиаданың стенд ату ярышлары узды.
Комплекс территориясендә өч төрле стенд ату (трап, скит һәм дубль-трап) өчен биш катнаш мәйданчык, корал бирү корпусы, медицина-тернәкләнү пункты булган ату клубы, машина кую урыны һ.б. урнашкан.
Техник характеристикалар: - Комплексның гомуми мәйданы – 31,4 га.
- Корылмаларның гомуми мәйданы – 4 600 кв.м.
- Сыйдырышлык – 350 кеше
"Свияга" СК инфраструктурасы: - "трап", "дубль-трап", "скит" дисциплиналарында күнекмәләр ясау өчен 5 катнаш мәйданчык
- Корал һәм патроннар бирү һәм саклау корпусы
- Ату клубының спорт-күнекмә учреждениесе (тренажер залы, душлы 2 чишенү бүлмәсе, ял итү бүлмәсе, медпункт)
- Олимпия резервын әзерләү спорт-күнекмә учреждениесе
- Кунакханә
- Футбол уйнау өчен ачык спорт мәйданчыклары