Тай боксы (муайтай) – иң мавыктыргыч сугыш сәнгате төрләренең берсе. Әлеге спорт төрендә аяклар, терсәкләр һәм тезләр белән сугу техникасы кулланыла, шулай ук ул тотып алу һәм алып ыргытулардан гыйбарәт.
Риваятьләргә караганда, тай боксы килеп чыгуга Сиам (Таиланд) патшалыгы бәйсезлеге өчен барган өч йөз еллык сугыш сәбәпче. Ул вакытта, XVI гасырда кул сугышларында кул, аяк, тез һәм терсәкләр кулланылган. Иң яхшы сугышчылар патша сараенда узган ярышларда катнашкан. 1921 елдан тай боксы спорт төре буларак үсеш ала башлаган. Яралану куркынычын киметү максатыннан, 1930 елда катгый кагыйдәләр кертелгән. Чын популярлыкны әлеге спорт төре дөньяда бары ХХ гасырның икенче яртысында, тай боксчылары башка көрәш төрләре вәкилләрен җиңгәннән соң гына яулаган.
1984 елда Халыкара тай боксы һәвәскәрләр федерациясе (IFMA) оеша. Шул елдан башлап һәвәскәрләр һәм профессионаллар арасында дөнья һәм Европа чемпионатлары уздырыла башлый. 2016 елның 6 декабрендә Халыкара Олимпия комитеты тай боксын вакытлы таныды.