Мини-футбол (футзал) – спорт залында туп белән уйный торган төркемле уен, кагыйдәләре ФИФА эгидасы астында уздырылучы футболныкына якын.
Мини-футбол 1920 елларда Латин Америкасында барлыкка килгән. Мини-футболны Европада беренче булып австриялеләр уйный башлаган дип санала. 1958 елда Австрия җыелмасының бер җитәкчесе Йозеф Аргауэр бу уен идеясын Швециядә узган футбол буенча дөнья чемпионатыннан алып кайта – ул бразилиялеләрнең залда үткәргән ике яклы күнекмә уенын күрә. Акрынлап мини-футбол башка илләрдә дә популярлык яулый.
1989 елда Нидерландта мини-футбол буенча беренче дөнья чемпионаты уздырыла. Шул вакыттан бирле әлеге дисциплина буенча ярышлар бердәм кагыйдә буенча үткәрелә башлый. ФИФА мини-футболны рәсми рәвештә "футзал" дип атый, әмма безнең илдә традиция буенча әлеге уенны әле дә мини-футбол дип атыйлар.
Мини-футбол Олимпия гаиләсенә керү бусагасында. Әлеге дисциплина 2018 елда Буэнос-Айреста узган Яшүсмерләр Уеннарының Олимпия программасында дебют ясады. Анда мини-футбол буенча матчлар иң күп каралган ярышлар исемлегенә кергән.