Билбау көрәше – билбаулар кулланылучы спорт көрәше төре. Көрәшче рөхсәт ителгән алымнар кулланып, көндәшен билбау ярдәмендә аркасына яткырырга тиеш. Көрәш – ул билбаулы көрәш, ләкин класссик билбау көрәшеннән кием формасы буенча да, көрәшне алып бару техникасы буенча да бик нык аерыла.
Билбау көрәше – иң борынгы спорт төрләренең берсе. Бу хакта Җирнең төрле почмакларында табылган борынгы кулъязмалар, кыядагы рәсемнәр һәм сәнгать һәйкәлләре сөйли. Билбау ярдәмендә төрки халыклар гына ярышмаган. Әлеге спорт төре таралган мәйдан үз эченә барлык заманча Европаны, шул исәптән Шотландия, Уэльс һәм Испанияне дә алган. Россиядә бу көрәш төре нигездә Россиянең көньягында, Идел буенда, Көньяк Уралда, Көнбатыш Себердә һәм Украинаның көньягында таралган булган. Билбау көрәше буенча беренче заманча дөнья чемпионаты 2002 елда Кыргызстанда үткәрелгән.
Билбау көрәшенең Россия һәм башка илләрдә актив үсеш алуы 2011 елда "Халыкара билбау көрәше федерациясе" физкультура-спорт иҗтимагый берләшмәләре ассоциациясе (IBWA) оешуга китерде. Билбау көрәше рәсми рәвештә Олимпиянеке булмаган спорт төрләре дөнья челтәренә кертелгән һәм ЮНЕСКО тарафыннан булышлык күрә.