Бина 2013 елда үткән XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү кысаларында төзелде һәм Халыкара мәгълүмат үзәге сыйфатында кулланылды.
Хәзерге вакытта объект Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты студентлары өчен уку-лаборатор корпусы булып тора һәм үз эченә түбәндәгеләрне ала:
- 50 уку һәм лекция аудиториясе;
- Уку лабораториясе;
- 600 урынлык ресторан комплексы;
- 200 мең экземплярлы китапханә һәм китап саклагычы;
- Спорт залы (25 х 60 м).
- Тренажер залы;
- 1 500 урынлык киноконцерт залы;
- Студентлар спорты тарихы музее.
Объектта аккредитация үзәге, спортчыларның туклану зонасы, күнекмәләр зонасы, үлчәнү зонасы, мандат комиссияләр үтү залы, спорт мәгълүмат үзәге һ.б. оештыру планлаштырыла.