В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы – күп функцияле үзәк, аның чараларына ел саен 200 меңнән артык кеше килә. Комплексның 1960 елда төзелгән бинасы 2017 елда капиталь рәвештә төзекләндерелде. Төзекләндерү эшләре вакытында белгечләр совет неоклассицизмы һәм Сталин ампиры элементларын саклап кала алдылар.
Комплекс базасында төрле яшьтәге затлар өчен клублар һәм секцияләр эшли, төрле масштабтагы чаралар үткәрелә, шулай ук профессиональ коллективлар иҗат белән шөгыльләнә.
Техник характеристикалар:
Гомуми мәйданы – 9292,3 кв.м
Төп биналар:
1 Кат
- Мәрмәр зал – 291,3 кв.м
- Вестибюль – 149,1 кв.м
2 Кат
- Фойе – 452,1 кв.м
- Күргәзмәләр залы – 188,2 кв.м
- Концертлар залы – 406,8 кв.м
3 кат
- Спорт залы – 417,5 кв.м
- Кече спорт залы – 98,8 кв.м
4 кат
- Кече зал – 181,6 кв.м
- Хореография классы – 165,8 кв.м
- Баллар залы – 203,4 кв.м