Спорт көрәше – спортчының техник алымнар ярдәмендә көндәшен тигезлектән чыгарып, аркасы белән келәмгә яткырудан гыйбарәт спорт төре. Грек-рим көрәшеннән аермалы буларак, ирекле көрәштә көндәшне аяктан тотып алу, чалу һәм алымнарда аяктан файдалану рөхсәт ителә.
Франциядә урнашкан мәгарә диварларындагы борынгы сурәтләргә караганда, спорт төре буларак көрәш моннан 15 000 элек тә булган. Спорт көрәшенең заманча тарихы XIX гасырда аның популярлыгы үсүе һәм 1986 елда грек-рим һәм ирекле көрәшнең Олимпия уеннары программасына кертелүе белән башлана.
Халыкара көрәшнең берләштерелгән стильләр федерациясе (FILA) 1951 елда оеша. Шушы елдан башлап дөнья чемпионатлары да үткәрелә башлый.
Хатын-кызларның ирекле көрәше 1980 елларда үсеш ала башлый. 2004 елда ул Афинада узган Җәйге Олимпия уеннары программасына кертелә, һәм дзюдо һәм тхэквондодан кала, ул хатын-кызлар спортындагы өченче Олимпия көрәше була.