ТАТ
Уеннар
Кабул итуче як
Кушылыгыз

Футзал

Мини-футбол (футзал) – спорт залында туп белән уйный торган төркемле уен, кагыйдәләре ФИФА эгидасы астында уздырылучы футболныкына якын.

Мини-футбол 1920 елларда Латин Америкасында барлыкка килгән. Мини-футболны Европада беренче булып австриялеләр уйный башлаган дип санала. 1958 елда Австрия җыелмасының бер җитәкчесе Йозеф Аргауэр бу уен идеясын Швециядә узган футбол буенча дөнья чемпионатыннан алып кайта – ул бразилиялеләрнең залда үткәргән ике яклы күнекмә уенын күрә. Акрынлап мини-футбол башка илләрдә дә популярлык яулый.

1989 елда Нидерландта мини-футбол буенча беренче дөнья чемпионаты уздырыла. Шул вакыттан бирле әлеге дисциплина буенча ярышлар бердәм кагыйдә буенча үткәрелә башлый. ФИФА мини-футболны рәсми рәвештә "футзал" дип атый, әмма безнең илдә традиция буенча әлеге уенны әле дә мини-футбол дип атыйлар.

Мини-футбол Олимпия гаиләсенә керү бусагасында. Әлеге дисциплина 2018 елда Буэнос-Айреста узган Яшүсмерләр Уеннарының Олимпия программасында дебют ясады. Анда мини-футбол буенча матчлар иң күп каралган ярышлар исемлегенә кергән.
Уеннар
Бәйсез Дәүләтләр Берлеге
Оештыру комитеты
Символика
Уеннар турында
Нәтиҗәләр
Медальләр зачеты
Трансляцияләр архивы
Фото
Кабул итуче як
Россия
Казан
Килү һәм китү
COVID-19
Кушылыгыз
Аккредитация
Радиоэлектрон чаралар
Билетлар
Катнашучыларга
Тамашачыларга
ТАТ
РУС
ТАТ
ТАТ
РУС

Ярыш төрләре

Ир-атлар турниры
1
Уйнатылучы бүләк комплектлары саны
LET'S GO!

Кемнәр катнаша

Юниорлар
2002-2005 елгы
Катнашучы илнең команда составы: 1 команда (14 спортчы).
LET'S GO!

Ярыш объекты

Казан шәһәре, Җәүдәт Фәйзи урамы, 6 нчы йорт
I БДБ илләре
уеннарының рәсми хештэгы