Дзюдо (япон телендә "йомшак юл" дигәнне аңлата) – япон көрәш сәнгате, коралсыз фәлсәфә һәм спорт көрәше: билбаулы өс киеме, чалбар кигән, әмма яланаяк спортчылар татамида – махсус маталарда көрәшә.
Дзюда өчен нигез булып көрәш алымнары Кытайдан Япониягә күчкән джиу-джицу көрәше санала. Әлеге спорт төре тарихының башлангыч ноктасы булып 1882 елның мае тора – нәкъ менә шушы вакытта Токионың бер буддистлар гыйбадәтханәсендә японияле Дзигоро Кано "Кодокан" дигән мәктәп оештыра. 1887 елда дзюдоның техник базасы формалаштырыла, ә 1900 елда ярышларда хөкемдарлык кагыйдәләре эшләнелә.
1951 елда Халыкара дзюдо федерациясе оеша, ә биш елдан соң Токиода (Япония) беренче дөнья чемпионаты уза. 1964 елда дзюдо Олимпия уенннары программасына кертелә.
Дзюдоның төп максаты – кешене югары рухи принциплар нигезендә тәрбияләү. Хәзерге вакытта дзюдо иң популяр спорт төрләренең берсе булып тора, шөгыльләнүчеләр саны буенча ул футболдан соң икенче урында.