Волонтерлар
02:14

Беренче БДБ илләре уеннарының волонтерлар кампаниясе старт алды

novost21.jpg
Волонтерлар
14:14

14 февраль көнне Казанда Беренче Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре уеннарының волонтерлар кампаниясе старт ала. Заявканы 2020 елгы I нче БДБ илләре уеннарының рәсми сайтында бирергә мөмкин.

Оештыручылар якынча 20 функциональ юнәлеш буенча Россия һәм башка илләрдән 2 мең волонтер җәлеп итәргә планлаштыра. Аларның күбесе (1750) Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк. Волонтер үзәкләре ассоциациясе белән партнерлык ярдәмендә Казанга Россиянең башка төбәкләреннән 100 ирекле ярдәмче һәм БДБ илләреннән 100 волонтер киләчәк.

“БДБ илләре уеннары республикабызда әлеге спорт елында иң төп вакыйга булачак. Бу бик масштаблы чара: ярышлар спортның 21 төре буенча узачак! Әлбәттә, безгә ирекле ярдәмчеләрнең ярдәме кирәк булачак. Без теләге булган һәркемне Уеннар программасына кушылырга, волонтерлар программасында катнашуга заявка бирергә чакырып калабыз”, - ди “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов.

Исегезгә төшерәбез, БДБ илләре уеннары Казанда 20-27 август көннәрендә узачак һәм ТАССР оешуга 100 елны бәйрәм итүгә багышланачак. Ярышларда катнашу өчен Казанга Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Украина командалары җыелачак – барлыгы 14-23 яшьлек якынча 2500 спортчы, шулай ук Берлекнең 11 иленнән меңгә якын рәсми зат. Уеннар БДБ составына кермәүче илләр командалары өчен дә ачык. Якынча 230 медаль комплекты уйнату планлаштырыла.

Ярышлар спортның 21 төре буенча узачак: баскетбол (3х3), бокс, волейбол (пляжныкы), өстәл теннисы, нәфис гимнастика, су полосы, дзюдо, җиңел атлетика, йөзү, спорт көрәше, самбо, фехтование, футбол (“футзал”), билбау көрәше һәм татарча көрәш, каратэ, бию спорты, армрестлинг, мас-рестлинг, гер спорты, тай боксы, шахмат.

16 объект (аларның сигезе - Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенеке) җәлеп итү планлаштырыла: академиянең уку-лаборатория комплексының спорт залы, Казан теннис академиясе, Бадминтон үзәге, “Буревестник” бассейны, “Зилант” спорт комплексы, Гимнастика үзәге, Су спорт төрләре сарае, Пляж спорты төрләре үзәге, “Ак Барс” көрәш сарае, “Олимп” спорт комплексы, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге, “Мирас” спорт комплексы, “Тулпар” спорт комплексы, “Санкт-Петербург” волейбол үзәге, Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбе.

Ачылу һәм ябылу тантаналарын 20 һәм 27 август көннәрендә “Баскет-холл”да үткәрү планлаштырыла. Уеннарда катнашучыларны Спортчылар Авылында урнаштырачаклар.

Уеннарны эшлекле программа озата барачак – физик культура һәм спорт үсеше сорауларына багышланган “БДБ – спорт территориясе” диип аталучы спорт форумы. Шулай ук БДБ илләре спорт министрлары советы утырышы узачак. Эшлекле программа чаралары Идел буе физик культура, спорт һәм туризм уку-лаборатория корпусында үтәчәк.

Моннан тыш, шул ук көннәрдә Казанда VI Бөтенроссия милли һәм Олимпия уеннары программасына кермәүче спорт төрләре фестивале оештыру планлаштырыла. Ярышлар Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы мәйданчыкларында һәм “Хезмәт резервлары” стадионында узачак. Аларда якынча 1100 спортчы һәм ил вәкиле катнашыр дип көтелә.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте