Рәсми чара
01:27

БДБ илләре уеннары визуаль образын уйлап табуга конкурс старт алды

novost_4.png
Рәсми чара
13:27

Бүген Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе сайтында БДБ илләре уеннары һәм Беренче Бөтенроссия шәһәр Уеннарының рәсми логотибы, талисманы һәм стилен чагылдыручы элементлар уйлап табу буенча конкурс башлануы хакында игълан ителде.

Конкурс шартлары буенча, визуаль образ спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итәргә, заманча төсмерләргә ия булырга һәм шул ук вакытта вәкилләре ярышларда катнашучы илләр мәдәнияте турында сөйләргә тиеш.

Җиңүчеләр 100 000 сум (БДБ илләре уеннары өчен материаллар эшләү буенча) һәм 50 000 сум (Беренче шәһәр Уеннары өчен) күләмендә акчалата приз алачак. Заявкалар 16 февральгә кадәр konkurs@dspkazan.com электрон почтасына кабул ителәчәк.

Җиңүчеләр шорт-листын конкурс комиссиясе билгеләячәк, ә соңгы сүзне Интернет кулланучылары әйтәчәк: нәтиҗә онлайн тавыш бирү ярдәмендә ясалачак. Җиңүче яз башында игълан ителәчәк.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте