Рәсми чара
06:54

Рөстәм Миңнеханов һәм Павел Колобков БДБ илләре уеннарына әзерлек буенча киңәшмә уздырдылар

novost51.jpg
Рәсми чара
18:54

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе спорт министры Павел Колобков Казанда 2020 елның августында беренче Бәйсез Дәүләтләр Берлеге (СНГ) илләре уеннарына әзерлек һәм аларны үткәрү сораулары буенча киңәшмә уздырдылар.

Киңәшмәдә шулай ук РТ Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, РТ Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров һәм башкалар катнашты.

Владимир Леонов киңәшмәдә БДБ илләре хөкүмәтләре җитәкчеләре советы 2019 елның 25 октябрендә БДБ илләре спорт уеннарын үткәрү турында карар кабул итүен искә төшереп узды. БДБ илләре уеннары 2020 елның 20-27 август көннәрендә Казанда үткәрергә планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, ярышларда барлыгы 11 ил – Россиядән, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Украина катнашачак.

Ярышлар спортның 21 төре буенча узачак: баскетбол, бокс, волейбол (пляжныкы), өстәл теннисы, нәфис гимнастика, су полосы, дзюдо, җиңел атлетика, йөзү, спорт көрәше, самбо, фехтование, футбол (мини-футбол), билбау көрәше һәм татарча көрәш, каратэ, бию спорты, армрестлинг, мас-рестлинг, гер спорты, тай боксы, шахматлар.

Ярышларда БДБ илләреннән 14-23 яшьлек (спорт төренә карап) якынча 2500 спортчы һәм меңгә якын рәсми зат килүе көтелә.

БДБ илләре уеннары кысаларында якынча 230 медаль комплекты уйнату планлаштырыла. Хөкемдарлар корпусын якынча мең ике йөз кеше тәшкил итәчәк.

БДБ илләре уеннарын үткәрү өчен Казанның 16, шул исәптән Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең җиде объектын җәлеп итү планлаштырыла. Ачылу һәм ябылу тантаналарын “Баскет-холл” баскетбол спорт корылмасында үткәрү планлаштырыла. Ярышучылар Спортчылар Авылында (Универсиада Авылы) яшәячәк.

БДБ илләре уеннарын үткәрү кысаларында эшлекле программа каралган. “БДБ – спорт территориясе” дип аталучы спорт форумы, Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләренең спорт министрлары советы утырышы планлаштырыла. Моннан тыш, 2020 елның 21-23 август көннәрендә Казанда VI Бөтенроссия милли һәм Олимпия уеннары программасына кермәүче спорт төрләре фестивален үткәрү планлаштырыла.

Татарстан Президенты 2020 елда Казанда үтәчәк беренче БДБ илләре уеннарына әзерлек һәм аларны үткәрү – зур халыкара вакыйга, һәм ярышларны лаеклы итеп үткәрү өчен бар көчне дә куярга кирәклеген ассызыклап узды.

Киңәшмәдә шулай ук РТ Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, РТ Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров һәм башкалар катнашты.

РТ Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча