Яңалыклар

“Казаннан БДБ илләренең I Уеннары чемпионнары булып кайтасыбыз килә”

БДБ илләренең Уеннары рәсми рәвештә Казанда бу шимбәдә, 4 сентябрь көнне ачылачак, ләкин пәнҗешәмбе көнне беренче ярышлар старт алды инде. Беренчеләрдән булып көрәшкә бокс турниры көрәшчеләре керде. Ярышлар Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә үтте.

Бокс – БДБ илләре Уеннары катнашучылары арасында иң күп катнашучы җыйган спорт төрләренең берсе. Оештыручыларга спортчылардан 127 заявка килгән. Өч көн эчендә медальләр 2005-2006 елгы яшүсмер кызлар һәм малайлар арасында 13 авырлык категориясендә уйнатылачак. Ярышлар Олимпия системасы буенча бара: җиңелдең – төшеп калдың.

Пәнҗешәмбе көнне яшүсмер малайлар арасында чирекфинал ярышлар үтте. Тамашачылар һәр раунды икешәр минут сузылучы компромиссларга урын калдырмаган өч раундлы ярышлар, шулай ук нокаутлар күрделәр. Шунысы кызык, ярымфиналга  барлык команда вәкилләре дә чыкты диярлек – үз көчләрен Россия Федерациясенең генә түгел, ә Казахстан, Әрмәнстан һәм башкаларның милли бокс мәктәпләре дә күрсәтте. Кайбер боксчылар ярымфиналга ярышмыйча узды, ләкин алар трибунада үз милләттәшләре өчен җан аттылар һәм БДБ илләре Уеннарына кагылышлы планнары белән уртаклаштылар.

“Мин ярымфиналга әзерләнәм – көндәшем бик көчле. Казандагы Уеннар алдыннан без озак әзерләндек, өч җыен үткәрдек, шулай булгач, без җиңәргә әзер. Казан бик ошады. Бу матур һәм кунакчыл шәһәр. Уеннар ачылу тантанасы кызыклы булырга охшаган. Анда бөтен командабыз белән барачакбыз”, – дип сөйләде Казахстан боксчысы Ерсултан Толеген.

“Казаннан чемпионнар булып кайтасыбыз килә. Безнең әзерлегебез яхшы, планнарыбыз тормышка ашар дип өметләнәм. Көндәшләребез бик көчле, ләкин болай ярышлар тагы да кызыграк булачак”, – дип белдерде Кыргызстан боксчысы Азим Чойбеков.
БДБ илләре Уеннарының хатын-кызлар турниры 3 сентябрь көнне ярымфинал стадиядән башланачак.

“Безгә Казанда ошый. Без монда туры Азия чемпионатыннан килдек. БДБ илләре Уеннарында төп максатыбыз – җиңү”, – дип уртаклашты үз өметләре белән Үзбәкстаннан килгән Ойша Тоирова.

БДБ илләре Уеннарының бокс буенча чирекфинал ярышларының тулы нәтиҗәләрен биредә карарга мөмкин.
Спорт