Яңалыклар

Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча парлы турнирлар узды

ӨСТӘЛ ТЕННИСЫ

Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча парлы турнирлар узды. Җиңүне Россия спортчылары яулады.

Егетләр арасында парлы разряд финалы бик мавыктыргыч булып чыкты, соңгы секундка кадәр җанатарларны киеренке хәлдә тотты. Беларусь пары Георгий Кунац һәм Михаил Цыгановский беренче һәм өченче партиядә җиңеп, дүртенче партиядә дә очколар аермасын өчкә кадәр җиткергәннәр иде, ләкин барыбер Россия дуэты Артем Войников/Никита Мошковка җиңелделәр. Алар бар көчләрен куеп, дүртенче партиядә җиңү яуладылар, ә бишенчесендә көндәшләренә алга чыгарга ирек бирмичә, җиңүне үз исемнәренә яздырдылар – 3-2.

Чемпионнарның финалга таба юллары аның кадәр катлаулы булмады. Чирекфиналда алар 3-0 исәбе белән Беларусь спортчылары Глеб Бегунов һәм Вячеслав Белоконьны җиңделәр, ә ярымфиналда шундый ук өстенлек белән Таҗикстан дуэты Джамшед Хәсәнов һәм Аминджон Мавлятовны оттылар. Тагы бер бронза медальне Әрмәнстан теннисчылары яулады.

Кызларның да парлы турнир финалы озакка сузылды һәм хәтта ир-атлар финалына караганда да озаграк дәвам итте – 23 минут. Финалда ике Россия пары очрашты. Ольга Вишнякова һәм Наталья Малинина Мария Тайлакова һәм Элизабет Абраамянга каршы уенда беренче партияне оттылар  – 11:9, ләкин аннан соңгы ике партиядә җиңелделәр – 7:11 һәм 8:11. Дүртенче партиядә Вишнякова һәм Малининаның уенны үз файдаларына борырга мөмкинлекләре бар иде, тик алай да очрашу ахырында көндәшләренә ике очко бүләк иттеләр һәм көмеш медальләргә лаек булдылар. Бронза медальләр Молдова һәм Беларусь спортчыларында.

“Россия Россиягә каршы уеннар – һәрвакыт бераз сәер матчлар. Син халыкара турнирларга киләсең, башка ил көндәшләре белән очрашулар көтәсең. Ләкин мондый уеннар вакытында һәркем үзе өчен тырыша. БДБ илләре Уеннары – яхшы идея. Үзеңнең уен дәрәҗәңне күтәреп була. Безнең максатыбыз беренче урын алу иде. Без үз алдыбызга һәрвакыт югары максатлар куябыз”, – дип сөйләде Мария Тайлакова.

Алда теннис өстәле буенча хәлиткеч уеннар шәхси разрядларда, парлы микстта көтелә.

НӘФИС ГИМНАСТИКА

Җомга көнне БДБ илләренең I Уеннары кысаларында нәфис гимнастиканың ике төре буенча квалификация ярышлары узды. Чукмарлы күнегүләрдә иң яхшы нәтиҗәне россияле Арина Янковская күрсәтте, ул 24,400 балл җыйды. Икенче-өченче урыннарга Беларусь спортчылары Елизавета Зорькина һәм Алина Речкина лаек булды. Тасмалы күнегүләрдә беренче урынны 23,400 балл белән Россия гимнастчысы Владислава Шаронова яулады. Өчлеккә шулай ук Россия кызлары Алина Протасова һәм Елизавета Зорькина эләкте.

“Мин чыгыш ясарга бик яратам, яхшы кәеф белән чыгыш ясыйм, – дип сөйләде Елизавета Зорькина. – Миңа Казан бик ошады, тамашачылар ярдәм итеп тордылар: аларны хәтта музыка аша да ишетеп була иде. Бик канәгатьмен. БДБ илләренең яшь спортчыларын бер урынга җыю – шәп фикер. Универсиада Авылындагы шартлар искиткеч, спорт рухы сизелә. Минем әле мондый тәҗрибәм юк иде”.

“Яхшы чыгыш ясадым дип әйтмәс иде. Ләкин ярышлар миңа ошады, бар да югары дәрәҗәдә узды, бик кызыклы көндәшләр очрады. Тамашачыларга көч биреп торганнары өчен рәхмәт, – дип билгеләп узды чукмарлы күнегүләрдә бишенче урын алган россияле Майя Колобовникова. – БДБ илләре Уеннары – яхшы фикер, мондый форматта чыгыш ясаганыбыз юк иде әле. Аларны алга таба да үткәререгә кирәк дип саныйм. Без бу стартка зур җаваплылык белән әзерләндек. Гомумән, бу Уеннар минем өчен шундый югары дәрәҗәдәге беренче турнир иде”.

“Миңа мондый залда, мондый тамашачылар алдында чыгыш ясавы ошады. Ярышлар искиткеч, оештыручыларга рәхмәт. Киләсе Уеннарда да чыгыш ясыйсым килә. Кызларның әзерлек дәрәҗәләре бик югары, призлы урыннар өчен көрәшү бер дә җиңел булмады”, – диде ике төрдә дә 15 нче урын яулаган Таҗикстан спортчысы Озода Самадова.

“Монда дуслык атмосферасы хөкем сөрә. Тамашачылар бик җылы кабул итте. Алар мине беренче тапкыр күрәләр, әмма йөз ел белгән кебек җан аталар, – дип сөйләде тасмалы күнегүләрдә алтынчы урын алган Казахстан вәкиле Айым Мейржанова. – Чыгышым бик начар түгел иде, әмма өстендә эшләрлек әйбер һәрвакыт бар. Мин мондый дәрәҗәдәге ярышларда беренче катнашам, шулай булгач, алар тәҗрибә күзлегеннән бик файдалы”.

Нәфис гимнастика. Квалификация. Индивидуаль программа. Чукмар

1. Арина Янковская, Россия - 24,400
2. Елизавета Зорькина, Беларусь - 23,800
3. Алина Речкина, Беларусь - 23,200

Нәфис гимнастика. Квалификация. Индивидуаль программа. Тасма

1. Владислава Шаронова, Россия - 23,400
2. Алина Протасова, Россия - 21,200
3. Елизавета Зорькина, Беларусь - 20,800
4. Дарья Грохотова, Беларусь - 19,400
5. Милана Парфилова, Казахстан - 19,100

Шимбә көнне нәфис гимнастикада алты медаль комплекты уйнатылачак. Туп, кыршау, чукмар һәм тасмалы күнегүләр финалына квалификациядә иң яхшы нәтиҗә күрсәткән 8 гимнаст кыз чыкты. Шунысы бар, финалга һәр илдән бары бер спортчы гына чыга ала иде.

ПУЛЯ БЕЛӘН АТУ

Җомга көнне “Динамо” спорт үзәгендә Казанда узучы БДБ илләренең I Уеннары кысаларында пуля белән ату ярышлары тәмамланды. Финал көнне юниор кызлар вак калибрлы пистолеттан 25 метрдан атуда медальләр уйнаттылар.

Беренче урын өчен катлаулы көрәштә Россия спортчысы Дарья Литау җиңү яулады. Көмеш медальгә Беларусьтан килгән Зоя Дасько лаек булды, призерлар өчлеген россияле Екатерина Чиканова япты.

“Авыр булды, финал ахырына кул арый башлады. Мин басып, кулымны сузып кына тордым, – дип сөйләде Дарья Литау. – Бер дә курыкмадым, үз көчемә ышандым. Мин 10,2 баллы түгәрәккә дә эләктердем, тик 10,1 баллылары күбрәк иде – алар янәшә иде, беренчесенә эләктерү авыр булды. Мин моны төзәтергә кирәклеген аңлый идем. Кызганыч булды. Чак кына беренче урынсыз калмадым. Дулкынланудан фикерләрем чуалды, таркауга әйләндем, тик бераздан бар уйларымны туплап, ни эшләргә кирәклеген искә төшердем”.

Литау шулай ук финалдагы көндәшләренең югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтте. “Юниорлар өчен 0 тидерү – Россиядә яхшы нәтиҗә. Ләкин квалификациядә бик үк яхшы чыгыш ясамадым, – дип билгеләп үтте Дарья. – Казанда Уеннарга бик яхшы әзерләнгәннәр, ачылу тантанасы ошады. Медалистларны бүләкләү тантаналары күңелле эз калдырды. Әле күптән түгел узган Европа беренчелеге белән чагыштырсак, монда хәтта яхшырак та әле. Минем төп максатым – җыелманың төп составына эләгү һәм Олимпия уеннарына сайланып алыну”.

Пуля белән ату. Хатын-кызлар. Вак калибрлы пистолет, 25 м. Финал

1. Дарья Литау, Россия - 30+4
2. Зоя Дасько, Беларусь - 30+2
3. Екатерина Чиканова, Россия - 22
Спорт