Яңалыклар

Павел Колобковка БДБ илләре уеннарына әзерлек барышы хакында җиткерделәр

25 декабрь көнне Россия спорт министры Павел Колобков Мәскәүдә Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров белән эшлекле очрашу уздырды.

Очрашуда катнашучылар кайбер спорт чараларына, шул исәптән 20-27 август көннәрендә Казанда узачак беренче БДБ илләре уеннарын әзерләүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Программага якынча 20 спорт төре керәчәк. Ярышлар ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәм итүләр кысаларында узачак.

“Августтагы чаралар программасын төрлеләндерү өчен, без БДБ илләре уеннары көннәрендә Милли спорт төрләре фестивален үткәрергә карар кылдык. Аны оештыру министр белән килешенгән. Моннан тыш, без, әлбәттә, узып баручы елга һәм WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына нәтиҗә ясадык. Оештыру мәсьәләләрендә ярдәм итүләре өчен без җитәкчеләргә рәхмәтлебез, алар булышлыгы нәтиҗәсендә Универсиада Авылы торак корпусларының һәм Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең укыту-лаборатория комплексының матди фонды яңартылды, анда аш бүлмәсе җиһазлары һәм мебель алыштырылды”, - дип сөйләде Азат Кадыйров.

Министрга шулай ук Казанда FINA су спорт төрләрен үстерү үзәгенең эше һәм URBAN Games экстремаль спорт төрләренең беренче фестивале проектын әзерләү хакында да җиткерелде. Чараны үткәрү 2020 елның июнь аена планлаштырылган. Очрашу барышында спорт программасы һәм шуңа бәйле чаралар турында фикер алышынды.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Рәсми чара