Яңалыклар

“Тарихка кереп калу”: Казанда узучы БДБ илләренең I Уеннарында тай боксы җиңүчеләре билгеле булды

Бүген БДБ илләренең I Уеннарында тай боксы ярышлары тәмамланды. Турнирның иң көчле спортчылары “Тулпар” спорт комплексы рингында көрәште.

Ярышларга кунак сыйфатында IFMA һәвәскәрләр боксы халыкара федерациясе генераль секретаре, WMC Бөтендөнья тай боксы советы вице–президенты Стефан Фокс килгән иде, ул турнирны оештыру дәрәҗәсе югары икәнен билгеләп узды. Ул оештыручыларга гаҗәеп чара өчен рәхмәт белдерде, һәм Олимпия спорт төре буларак танылган тай боксы буенча алда күп халыкара турнирлар көтелгәнен искә төшереп узды.

Кызлар

48 кг авырлык категориясе

1. Юлия Брусова, Россия
2. Ксения Николаева, Беларусь

Юлия Брусова һәр раундта да Беларусь спортчысы Ксения Николаевадан көчлерәк булып чыкты һәм Уеннарда алтын яулады. “Бик озак һәм авыр әзерләндем, тик мин җиңдем!” – дип уртаклашты үз кичерешләре белән спортчы кыз.

51 кг авырлык категориясе

1. Альбина Посох, Беларусь
2. Лейана Сайер, Азәрбайҗан

“Ике ай әзерләндем – башта тренер белән туган шәһәремдә шөгыльләндем, аннан Беларусь җыелмасы белән җыеннар булды. Бик нык ардым. Тренерым һәм командам белән бергә яулаган җиңүем белән бик горурланам”, – дип билгеләп узды Альбина Посох.

54 кг авырлык категориясе

1. Виктория Кувикина, Россия
2. Карина Чаплинская, Беларусь

Хәлиткеч көрәш Викториянең икенче раундта вакытыннан алда җиңүе белән тәмамланды. “Мин бик шат, вакытыннан алда җиңдек, димәк, без булдырдык”, – дип ышанып әйтте Россия спортчысы.

57 кг авырлык категориясе

1. Мария Климова, Россия
2. Розалина Величко, Казахстан

“Барлык көрәшләр дә вакытыннан алда тәмамланды, нәтиҗәдә планлаштырганнарымның берсен дә күрсәтә алмадым, – дип билгеләп узды Мария Климова. – Оештыру мәсьәләсенә килсәк, монда бар да яхшы – ярышлар үзләре дә, тору да”.

60 кг авырлык категориясе

1. Марина Беспалова, Россия
2. Бибинашастамо Холова, Таҗикстан

Мария Климова да, Марина Беспалова да үз финалларын вакытыннан алда җиңү белән тәмамладылар.
“Җиңәргә әзерлек һәм команда белән тренерларның ярдәме булышты”, – дип саный Марина Беспалова.

63,5 кг авырлык категориясе

1. Валерия Албул, Россия
2. Виктория Голошубова, Казахстан

“Мин белгәннәремнең барын да күрсәтергә өлгермәдем, көрәшнең озаграк дәвам итүен теләгән идем. Мин бик озак әзерләндем, бу – бүгенгә минем иң яхшы җиңүем”, – дип уртаклашты үзенең шатлыгы белән Валерия Албул.

Егетләр

54 кг авырлык категориясе

1. Шамил Ермагамбетов, Казахстан
2. Никита Мирончик, Беларусь

“Иң авыры беренче раундта иде, чөнки башта көндәшеңне әле күзәтәсең генә, аңардан ни көтәргә белмисең. Аннан соң яраклашасың һәм алга. Мин алтын алырга планлаштырган идем – алтын алдым да”, – дип билгеләп узды Шамил Ермагамбетов.

57 кг авырлык категориясе

1. Фәхриддин Хәсәнов, Үзбәкстан
2. Михаил Якимович, Беларусь

60 кг авырлык категориясе

1. Гусейн Алиев, Россия
2. Даниил Ермоленко, Беларусь

“Бу – минем өчен беренче халыкара турнир! Хисләремне сүзләр белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Җиңүемә бик шатмын, – дип уртаклашты үз кичерешләре белән Гусейн Алиев. – Минем көндәшем – тәҗрибәле нык көрәшче. Көрәш алдыннан тренерларым белән рингта нинди тактика кулланачагым хакында фикер алыштык, мин шул тактиканы кулландым һәм җиңү яуладым. БДБ илләренең беренче уеннары бик яхшы оештырылган. Мин чыгыш ясавыма бик шат, монда рингка тагы бер кат чыгарга теләр идем”.

63,5 кг авырлык категориясе

1. Савелий Дорогавцев, Россия
2. Парвиз Абдуллаев, Үзбәкстан

67 кг авырлык категориясе

1. Евгений Федоренчик, Беларусь
2. Раван Агхазада, Азәрбайҗан

“Мин бик бәхетле, минем бик тә турнирны җиңеп, Уеннарның беренче чемпионы буласым килгән иде, – дип билгеләп узды Евгений Федоренчик. – Россия спортчысына каршы беренче көрәштә җитди җәрәхәт алган идем, шуңа бүген көрәшкә җәрәхәтләнгән килеш чыктым, ләкин бар да килеп чыкты”.

71 кг авырлык категориясе

1. Константин Шахтарин, Россия
2. Руслан Заякин, Казахстан

75 кг авырлык категориясе

1. Эдуард Сайк, Россия
2. Евгений Макей, Беларусь

“Бу уеннар беренче тапкыр гына үткәрелгәнлектән, чемпион булу, үз исемеңне тарихка язу – зур мәртәбә. Без моны булдыра алдык. Бар Россия командасы беренче урынга ышанычлы адымнар белән бара”, – диде җыелма капитаны Эдуард Сайк.

81 кг авырлык категориясе

1. Али Алиев, Россия
2. Александр Цариков, Казахстан

“Хисләремне сүзләр белән генә тасвирлап булмый. Мин үземнең иң яхшы килеп чыга торган алымымны кулландым, әлегә кадәр бар да килеп чыкканына ышана алмыйм, – дип билгеләп узды җиңүдән соң Али Алиев. – Бу Уеннарда туплаган тәҗрибә миңа Европа һәм дөнья чемпионатларында булышыр дип өметләнәм”.

91 кг авырлык категориясе

1. Дмитрий Васенёв, Россия
2. Евгений Зимин, Казахстан

“Без Уеннар алдыннан озын әзерлек этабы үттек, өйдә инде айга якын булган юк. Миңа әзерләнергә ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт. Мин тарихта үз эземне калдыра алуыма шатмын, хәзер бу турыда балаларыма сөйләячәкмен”, – дип ассызыклап үтте Дмитрий Васенёв.

91 кг авырлык категориясе

1. Фёдор Колтун, Беларусь
2. Владимир Антонов, Казахстан
Спорт