Яңалыклар

Казанда узачак БДБ илләренең I уеннарында 3 меңгә якын спортчы катнашачак

16 спорт төре буенча ярышлар 2021 елның 4-11 сентябрь көннәрендә Казандагы БДБ илләренең I уеннары кысаларында узачак. Әлеге мәгълүмат 6 апрельдә видеоконференция форматында узган Уеннарны әзерләү һәм уздыру буенча эшче төркем утырышында яңгырады.

Утырышта Азербәйҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Россия, Үзбәкстан һәм БДБ Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Эшче төркем, тулаем алганда, Уеннарны үткәрү регламентының төгәлләштерелгән проектын хуплады, һәм Россия Федерациясе спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгы ярышларга әзерлекне билгеләнгән вакытта һәм тулы күләмдә алып бара дип билгеләп үтте. Физик культура һәм спорт өлкәсендәге дәүләт хакимияте органнарыннан 4 майга кадәр Россия Спорт министрлыгына БДБ илләренең I уеннарына спорт делегацияләре җитәкчеләре кандидатуралары буенча тәкъдимнәр җибәрергә, уеннарда катнашу өчен гаризалар тапшыруны тәэмин итәргә дигән карар кабул ителде.

БДБ илләре уеннары Берлек хөкүмәтләре башлыклары советы карары белән 2019 елның октябрендә гамәлгә куелды. Аларны уздыру Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенең мәдәни-спорт потенциалын арттырырга, илләр арасында күп яклы хезмәттәшлек үстерү өчен нәтиҗәле мәйданчык булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Уеннар ике ел саен чират буенча бер БДБ илендә узар дип планлаштырыла. Шул ук вакытта Уеннарда Берлек илләре генә түгел, башка ил командалары да катнаша алачак. Уеннар турындагы нигезләмә буенча, ярышлар программасын оештыручы ил билгеләячәк.

Казанда узачак БДБ илләренең I уеннарында 23 яшькә кадәрге 3 меңгә якын спортчы катнашачак. Ярышларны уздыру өчен 12 спорт объекты җәлеп ителәчәк. БДБ илләренең I уеннары логотибы итеп Ут-кош, ә талисман итеп Барс сайланды.

Уеннар кысаларында физик культура һәм спорт үсеше мәсьәләләренә кагылышлы эшлекле программа чаралары, шулай ук БДБ дәүләтләренең физик культура һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүе катнашучыларының физик культура һәм спорт советының чираттагы утырышы узды.

БДБ башкарма комитеты матбугат хезмәте материаллары буенча

Рәсми чара