Яңалыклар

Россия төбәкләре волонтерлары БДБ илләре уеннарының командасына керәчәк

4 декабрь көнне Сочида узган Халыкара волонтерлар форумында “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО һәм Россиянең волонтерлар үзәкләре ассоциациясе 2020 елда Казанда узачак БДБ илләре уеннары кысаларында волонтерлар мобильлеге программасын тормышка ашыру турында килешү төзеделәр.

Мобильлек программасы Россия төбәкләреннән килгән 150 волонтерга Уеннарны оештыруда катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Барлыгы бу ярышларның ирекле ярдәмчеләр командасына 2000 кеше керәчәк.

“Без БДБ илләренең волонтерлар берләшмәләре җитәкчеләре белән хезмәттәшлеккә өметләр баглыйбыз, һәм шулай ук проект өстендә бергә эшләү өчен аларның активларын Казанга алып килергә планлаштырабыз”, - ди “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов.

БДБ илләре уеннары 2020 елның августында узачак һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланачак. Ярышларда Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм башка илләр спортчылары катнашыр дип планлаштырыла.

Ярышлар спортның 21 төре буенча узачак: баскетбол (баскетбол 3х3), бокс, волейбол (пляжныкы), өстәл теннисы, дзюдо, җиңел атлетика, йөзү, спорт көрәше, самбо, фехтование, футбол (мини-футбол), билбау көрәше һәм көрәш, каратэ, бию спорты, армрестлинг, мас-рестлинг, гер спорты, тай боксы һәм шахматлар. Турнирның спорт өлешен Су спорты төрләре сарае, “Ак Барс” көрәш сарае, Пляж спорты төрләре үзәге, “Мирас” укыту-спорт комплексы, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге, “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге, Спорт сарае һәм Үзәк стадион кабул итәчәк.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Волонтерлар