Яңалыклар

“БДБ илләре Уеннары халыкларны берләштерә һәм дуслык мохите тудыра”

Чәршәмбе көнне “Зөя” комплексында БДБ илләренең I Уеннары кысаларында стендка ату буенча соңгы медальләр уйнатылды. Микстта төп көрәш Казахстан һәм Россия спортчылары арасында барды. Трапта җиңүгә Казахстан вәкилләре Алишер Айсалбаев һәм Валерия Фокина лаек булды, скитта алтын Россия спортчылары Дмитрий Моряков һәм Анна Беляевага эләкте.

Стендка ату. Катнаш командалар. Трап. Финал

1. Казахстан (Алишер Айсалбаев, Валерия Фокина) – 126+39
2. Россия (Илья Савельев, Диана Вәлиуллова) – 126+35
3. Казахстан (Даниил Почивалов, Анастасия Прилепина) – 121+40

Стендка ату. Катнаш командалар. Скит. Финал

1. Россия (Дмитрий Моряков, Анна Беляева) – 131+33
2. Казахстан (Илья Пеньков, Адель Садакбаева) – 135+28
3. Казахстан (Рәхим Асади, Амалия Кудрявцева) – 130+30

“Мин үземнең шәхси ярышлар квалификациясендәге чыгышым белән бик канәгать түгел, ләкин командалы ярышларда һәм микстта лаеклы нәтиҗә күрсәттем, – диде Валерия Фокина. – Уеннарны алга таба да уздырырга кирәк. Тагы да күбрәк илләр килер, көндәшлек дәрәҗәсе үсәр дип өметләнәм. Оештыру дәрәҗәсе бик югары, ярышлардан башка берни турында уйламыйсың, бу бик әйбәт. Һава торышы гына бераз борчып алды, тик анысына түзәрлек. Бу тарихтагы беренче БДБ илләре Уеннары иде, шуңа яхшы итеп чыгыш ясыйсы килде”.

“Мин үземнең чыгышым белән канәгать, чөнки мин һәр ярыш көнендә медальләр яуладым, – дип белдерде Анна Беляева. – Мондый Уеннарны даими уздырырга кирәк дип уйлыйм. Алар халыкларны берләштерә, дуслык мохите тудыра. Катнашучыларның осталык дәрәҗәләре югары. Без бу ярышларга бик җитди әзерләндек. Бездә сайлап алу ярышлары булды. Казандагы турнирга эләгү өчен, анда да лаеклы нәтиҗә күрсәттек”.

“Динамо” спорт үзәгендә юниорлар вак калибрлы пистолет белән 25 метр арадан тизләнешле атуда җиңүче исемен ачыкладылар. Җиңүче исеменә Беларусь егете Павел Муравьев лаек булды. Көмеш медальне Казахстан спортчысы Никита Чирюкин яулады, бронза россияле Никита Маннда.

Пуля белән ату. Ир-атлар. Тизләнешле вак калибрлы пистолет, 25 м. Финал

1. Павел Муравьев, Беларусь – 572+27
2. Никита Чирюкин, Казахстан – 582+25
3. Никита Манн, Россия – 567+19

Пуля белән ату. Хатын-кызлар. Пневматик винтовка, 10 м. Финал

1. Алинә Хизбуллина, Россия – 249,8
2. Диләфрүз Кобилжонова, Үзбәкстан – 248,6
3. Айгөл Хәбибуллина, Россия – 227

“Хаталар җибәргәләсәм дә, ярышлар миңа ошады, – дип белдерде Павел Муравьев. – Бу – мин Россиядә катнашкан беренче турнир, шуңа беренче тапкырдан ук алтын медаль яулавы бик күңелле булды”.

Юниор кызлар арасында пневматик винтовка белән 10 метрдан атуда Россия спортчысы Алинә Хизбуллинага тиңнәр юк иде. Икенче урынга Үзбәкстан өчен чыгыш ясаучы Диләфрүз Кобилжонова лаек булды, призерлар өчлеген тагы бер россияле – Айгөл Хәбибуллина япты.

“Мин бик канәгать. Әлеге мизгел хакына бик озак һәм бик каты әзерләндем. Бу мизгелләр һәм кичерешләр өчен оештыручыларга зур рәхмәт. Көндәшләрем бик көчле иделәр, лаеклы нәтиҗә күрсәттеләр”, – дип йомгак ясады Алинә Хизбуллина.
Спорт