Яңалыклар

“БДБ илләре Уеннары төрле ил спортчыларын берләштерә”

Сишәмбе көнне БДБ илләренең I Уеннарында стендка ату һәм пуля белән ату дисциплиналарында медальләр уйнатылды.
“Зөя” стендка ату комплексында егетләр һәм кызлар арасында трап һәм скип дисциплиналарының индивидуаль ярышларында җиңүчеләр билгеләнде.

Стендка ату. Хатын–кызлар. Индивидуаль ярышлар

Трап. Финал

Хатын–кызлар трапында мактау пьедесталының барлык баскычына да Россия вәкилләре менде. Финалда 35 очко туплап, Иулита Егорова җиңде. Икенче урынны Диана Вәллиулова (31) яулады, призерлар өчлеген Милена Видманова (21) япты.

“Дөресен әйткәндә, мин яхшырак нәтиҗә көткән идем, ләкин финалда, һава торышына карамастан, беренче урынны беркемгә дә бирмәвем белән канәгатьмен. Барлык көндәшләремнең дә призлы урыннар яулау мөмкинлеге бар иде, тик аларга, мөгаен, һава торышы шартлары комачаулагандыр. Казахстанда хәзер кояшлы, ә Россиядә көзен без яңгырларга күнеккән, күнекмәләрне дә шундый шартларда үткәрәбез. Шулай булгач, ярышлардагы һава торышы безнең өчен сюрприз түгел”, – дип сөйләде Иулита Егорова. – Бу минем өчен беренче халыкара ярышлар иде, аларны алга таба да үткәрсеннәр иде. Киләсе юлы төрле илләрдән килгән тагы да күбрәк көндәш белән очрашырга теләр идем”.

1. Иулита Егорова, Россия – 103+35
2. Диана Вәллиулова, Россия – 95+31
3. Милена Видманова, Россия – 98+21
4. Анастасия Прилепина, Казахстан – 91+19
5. Валерия Фокина, Казахстан – 97+13
6. Марина Александрова, Казахстан – 85+9

Стендка ату. Ир–атлар. Индивидуаль ярышлар

Трап. Финал

Трапта бер очко өстенлек белән россияле Илья Савельев (37) җиңде. Көмеш медальгә квалификациядә иң яхшы нәтиҗә күрсәткән Казахстан спортчысы Алишер Айсалбаев лаек булды. Өченче урында тагы бер россияле – Дмитрий Вавилов (26).

“Миндә катнаш хисләр, – диде Илья Савельев. – Бер яктан, мин нәтиҗәм белән тулысынча канәгать түгел. Тагы да яхшырак чыгыш ясый ала идем, җитди хаталар җибәрдем. Ләкин җиңү  җиңү инде, шулай булгач, шатлык хисләре күбрәк”.

“Шартлар авыр иде, һава торышы гел үзгәреп торды. Дулкынлану да бар иде, ләкин тренерым һәм үз тырышлыгым белән аны җиңеп, көмеш яулый алдым, – дип сөйләде Алишер Айсалбаев. – Россия спортчылары яхшы әзерлек дәрәҗәсе күрсәтте, аларның тренерлары көчле. Гомумән, БДБ илләре Уеннарын алга таба уздыруны дәвам итәргә кирәк дип уйлыйм. Биредә көчле яшь спортчылар җыела, алар белән ярышуы кызык”.

1. Илья Савельев, Россия – 110+37
2. Алишер Айсалбаев, Казахстан – 113+36
3. Дмитрий Вавилов, Россия – 106+26
4. Николай Протопопов, Россия – 106+22
5. Даниил Почивалов, Казахстан – 106+20
6. Максим Бедарев, Казахстан – 96+16

Стендка ату. Хатын–кызлар. Индивидуаль ярышлар

Скит. Финал

Хатын–кызлар арасында скитта беренче урынны Казахстан вәкиле Адель Садакбаева яулады, ул финалда 45 очко җыйды. Икенче һәм өченче урыннарны Анна Беляева (41) һәм Анна Колесникова (32) бүлеште.

“Ярышлар яхшы узды, артык эш эшләмәс өчен, бары баш белән күбрәк эшләргә генә кирәк иде, – дип елмаеп билгеләп үтте Адель Садакбаева. – Стенд яхшы, миңа чыгыш ясавы ошады. Һава торышы артык шатландырмады, ләкин түзәрлек иде. Иң мөһиме – финалда бар да яхшы иде”.

1. Адель Садакбаева, Казахстан – 113+45
2. Анна Беляева, Россия – 102+41
3. Анна Колесникова, Россия – 103+32
4. Надежда Арекеева, Россия – 98+25
5. Амалия Кудрявцева, Казахстан – 101+18
6. Диана Сабекова, Казахстан – 94+8

Стендка ату. Ир–атлар. Индивидуаль ярышлар

Скит. Финал

Ир–атлар скитында Россия–Казахстан каршылыгына Азәрбайҗан спортчысы кушылды – Җәвид Гасанов финалда 52 очко туплап, алтын медаль яулады. Икенче урынга Казахстан вәкиле Рәхим Асади (47) лаек булды, өченче урында россияле Ранил Нуриәхмәтов (39).

“Аткан вакытта таблога карамадым, бары үзем турында гына уйладым. Шуңа бирешү турында сүз дә була алмый иде, – диде Җәвид Гасанов. – Тренерым, минем кебек үк, минем чыгышым белән канәгать. 6 әйләнештә сигез тапкыр гына туры эләктермәдем – бу яхшы нәтиҗә. БДБ илләре тарихында беренче җиңүчеләр рәтендә булуыма бик шатмын”.

1. Җәвид Гасанов, Азәрбайҗан – 112+52
2. Рәхим Асади, Казахстан – 112+47
3. Ранил Нуриәхмәтов, Россия – 111+39
4. Илья Пеньков, Казахстан – 101+30
5. Дмитрий Моряков, Россия – 112+22
6. Салават Садыков, Россия – 111+13
7. Ратмир Еникеев, Казахстан – 98

Пуля белән ату. Хатын–кызлар. Пневматик пистолет, 10 м. Финал
Шул ук көнне “Динамо” спорт үзәгендә пуля белән ату ярышлары җиңүчеләре ачыкланды. Хатын–кызлар арасында пневматик пистолет белән 10 метрдан атуда алтынны Казахстан вәкиле Ирина Локтионова яулады. Көмеш медаль россияле Екатерина Чикановада булса, бронза – Анна Асомчикта.

“Казандагы Уеннарга ярышлар аша әзерләндек, стартка яхшы формада килдек. Тулаем алганда, яулаган урыным белән канәгатьмен, – дип билгеләп узды Екатерина Чиканова. – Көндәшлек дәрәҗәсе югары иде. Бу бик кызыклы уеннар, чөнки БДБ тарихында мондый ярышларның булганы юк иде әле”.

“Мин квалификациядә күрсәткән нәтиҗәм белән канәгать, тик финалда тагы да яхшырак чыгыш ясап була иде, – диде Анна Асомчик. – Көндәшләрнең әзерлек дәрәҗәсе шактый югары иде, ләкин алар тагы да күбрәк булса, яхшырак булыр иде. Гомумән, БДБ илләре Уеннарын үткәрү – бик кызыклы фикер, бу төрле ил спортчыларын берләштерә. Ярышларны алга таба да үткәрерләр дип өметләнәм. Оештыру дәрәҗәсе бик югары”.

1. Ирина Локтионова, Казахстан – 233,8 очко
2. Екатерина Чиканова, Россия – 233,3
3. Анна Асомчик, Россия – 210
4. Ирода Азимбоева, Узбекистан – 189,4
5. Нарэ Габриэлян, Әрмәнстан – 171,9
6. Полина Корелина, Россия – 151
7. Ханна Алиева, Азәрбайҗан – 131,4
8. Зоя Дасько, Беларусь – 113,4

Пуля белән ату. Ир–атлар. Вак калибрлы винтовка, 50 м, өч торышта. Финал

Вак калибрлы винтовка белән өч торышта 50 метрдан атуда россияле Евгений Потапов җиңде. Икенче урынга Беларусь спортчысы Александр Леснухин лаек булды, өченче урында россияле Матвей Потапов.

1. Евгений Потапов, Россия – 452,8 очко
2. Александр Леснухин, Беларусь – 446,6
3. Матвей Потапов, Россия – 436,6
4. Игорь Скуратов, Россия – 422,8
Спорт