Яңалыклар

“Бу минем өчен иң җитди ярышлар”

Казанда узучы БДБ илләренең I Уеннарында бию спортында медальләр уйнатылды, шулай ук нәфис гимнастика буенча ярышлар старт алды.

БИЮ СПОРТЫ

“Олимп” спорт комплексында Латин Америкасы биюләре буенча чемпионнар ачыкланды, аның программасына самба, румба, ча–ча–ча, пасодобль һәм джайв керә. Чирекфиналга паркетка 14 пар чыкты, аларның икесе – Кыргызстан һәм Үзбәкстан парлары ярымфиналга үтә алмады. Ярымфинал нәтиҗәләре буенча жюри чемпион исеме өчен көрәшкән иң көчле алты парны сайлап алды.

Мактау пьедесталының иң югары баскычына Россия биючеләре Герман Пугачев һәм Ариадна Тишова менде. Исегезгә төшерәбез, кичә алар Европа программасында бронза яулаганнар иде. “Без биюебез белән дә, нәтиҗә белән дә бик канәгать. Безнең өчен җан атучыларның барысына да зур рәхмәт, – диделәр чемпионнар тантанадан соң. – Әлбәттә, педагогларыбыздан башка мондый нәтиҗәләргә ирешә алмас идек. Без зур команда булып эшлибез, һәм безнең барлык казанышларыбыз – безнең уртак җиңүләребез”. БДБ илләренең I Уеннарыннан соң пар Мәскәүгә кайтачак һәм киләсе ярышларга әзерләнә башлаячак. Шуларның берсе – ноябрьдә Франциядә узачак ун бию буенча Европа кубогы.

Вице-чемпионнар исеменә Молдовадан килгән Владислав Унту һәм Полина Барышникова лаек булды. Призерлар өчлеген Россия дуэты – Максим Лозицкий һәм Вероника Полюшкина япты. Спортчылар сүзләренә караганда, алар пар булып инде өченче ел чыгыш ясыйлар. “Без һәр көнне күнекмәләр ясыйбыз, һәр атна саен диярлек турнирлар уза. Мондый тормыш рәвеше безнең өчен гадәти нәрсәгә әйләнде дисәк тә була – эш көннәрендә күнекмәләр ясыйбыз, ә ял көннәрендә чыгыш ясарга барабыз. Бар да шома узды, һәм безнең нәтиҗәбез – БДБ илләренең I Уеннарында өченче урын. Без монда көч җыйдык, бар да шәп иде. Без бу уеннардан чын ләззәт алдык!”, – дип билгеләп узды турнир призерлары. Алар Уеннарның оештыру дәрәҗәсен югары бәяләделәр. “Барысы да шундый әйбәтләр, оештыручылар һәм волонтерларга рәхмәт”, – диделәр алар. Максим Лозицкий һәм Вероника Полюшкина чыгыш ясарга планлаштыручы киләсе зур турнир – Russian Open.

Дүртенче урында Үзбәкстан спортчылары Андрей Кузнецов һәм Мина Де Сонг Ли, бишенче урында Молдова вәкилләре Думитру Сардарь һәм Феличия Лунгу, алтынчы урында Молдова пары Алин Эмануэль Кирпак һәм Мандалина Эмануэла Кирпак урнашты.

ФУТЗАЛ

Бүген “Мирас” спорт комплексында футзал турниры ярышлары дәвам итте. Беренче җиңүләргә Кыргызстан һәм Үзбәкстан җыелмалары лаек булды.

Азәрбайҗан – Кыргызстан – 3:8 (3:6)

Молдова – Үзбәкстан – 2:10 (1:4)

Кыргызстан кичәге 0–2 исәбе белән тәмамланган Беларусь җыелмасына каршы киеренке матчтан соң, Азәрбайҗанга каршы уенда үзен күрсәтә алды. Инде өченче минутка команда өч туп кертеп өлгергән иде. Дөрес, Азәрбайҗан җыелмасы төгәл барып кергән ике туп белән бик тиз җавап бирде. Очрашуның хәлиткеч мизгеленә беренче тайм уртасындагы ике штраф тибүе әйләнде. Башта капкага бер тупны Бекмат Карыпбеков кертте, ә берничә минуттан команданың алтынчы тубын үз исеменә Бектур Илясов яздырды. Икенче таймда Азәрбайҗанның бер уенчысы уеннан чыгарылды, тик Кыргызстан бу өстенлектән файдалана алмады. Ләкин алай да аннан соң тигез составта тагы ике туп кертте һәм турнирда беренче җиңүен яулады.

“Без үзебездә бу уеннарга ай ярым әзерләндек. Бүген көчле көндәшне җиңәргә, мөгаен, көне-төне күнекмәләр ясавыбыз ярдәм иткәндер. Казанда оештыру дәрәҗәсе шәп, безгә бар да ошады, алга таба көрәшәчәкбез”, – дип уртаклашты җиңүдән алган кичерешләре белән команда лидерларының берсе Илгиз Азамат Уулу.

Икенче уен көнендә Үзбәкстан тагы да ышанычлырак җиңү яулады. Кичә команда Россиягә оттырган булса (1:9), бүген Молдова командасын рәхәтләнеп отты. Тәнәфескә кадәр команда исәпне 4:1 җиткерде, ләкин тизлеген икенче таймда да киметмәде. Шунысы кызык, Молдова егете Сержиу Красилов минут эчендә тупны башта үз капкаларына, аннан соң көндәш капкасына кертте. Уенның иң нәтиҗәле уенчысы булып хет–трик ясаган Шахрам Фәхриддинов танылды.

Иртәгә “Мираста” ярымфинал очрашулар узачак. Финал өчен көрәштә Россия Кыргызстан белән уйнаячак, ә Беларусь көчләрен Үзбәкстан белән сынашачак. Бу очрашуларга кадәр Азәрбайҗан һәм Молдова бишенче урын өчен көрәшәчәк.

НӘФИС ГИМНАСТИКА

БДБ илләренең I Уеннарында нәфис гимнастика буенча ярышлар старт алды. Ярышлар Гимнастика үзәгендә 9–11 сентябрь көннәрендә уза. Спортчылар кыршау, туп, чукмар һәм тасмалы күнегүләрдә, шулай ук биш тасмалы төркем күнегүләрендә һәм төркемле күп ярышта 6 медаль комплекты уйнатачаклар. Турнирда катнашу өчен Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Россия, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан 50 гимнастчы заявка бирде.

Пәнҗешәмбе көнне ике төрдә квалификация ярышлары узды. Туплы күнегүләрдә иң яхшы нәтиҗәне россияле Арина Янковская күрсәтте, ул 23,950 балл җыйды. Беренче өчлеккә шулай ук Беларусь спортчысы Елизавета Зорькина һәм Россия вәкиле Майя Колобовникова керде. Кыршаулы күнегүләрдә беренче урынны 24,200 балл нәтиҗә белән Россия гимнастчысы Алина Протасова яулады. Икенче урынга аның милләттәше Владислава Шаронова, ә өченче урынга Беларусь вәкиле Влада Болзан лаек булды.

“Мин начар чыгыш ясамадым, алай да тагы да яхшырак була ала иде, – дип сөйләде кыршаулы күнегүләрдә бишенче нәтиҗә күрсәткән Үзбәкстан гимнастчысы Анастасия Саранцева. – Бу – минем өченче халыкара турнирым, һәм тренерларым нәтиҗә белән канәгать. Биредә бик җитди көндәшләр җыелган, иң көчлеләре – Россия һәм Беларусь кызлары”.

Үзбәкстанны тәкъдим итүче икенче спортчы Эвелина Атальянц бу ул катнашкан зур турнирларның беренчесе булганлыктан, старт алдыннан дулкынлануын әйтте. Ул туплы күнегүләрдә алтынчы урынны яулады. “Бераз дулкынландым, чөнки бу минем беренче халыкара турнирым. Әзрәк курыктым, әмма, тулаем алганда, барын да башкарып чыктым, алай да яхшырак чыгыш ясый ала идем. Мин бу Уеннарга килергә бик хыялландым. Бу – минем өчен иң җитди ярышлар”, – дип билгеләп узды Атальянц.

Җомга көнне гимнастчылар шәхси квалификациядә чукмар һәм тасмалар белән чыгыш ясаячаклар, шулай ук биш тасмалы төркем күнегүләрендә финалистларны билгеләячәкләр.

Нәфис гимнастика. Квалификация. Индивидуаль программа. Туп

1. Арина Янковская, Россия – 23,950 балл
2. Елизавета Зорькина, Беларусь – 23,600
3. Майя Колобовникова, Россия – 22,500

Нәфис гимнастика. Квалификация. Индивидуаль программа. Кыршау

1. Алина Протасова, Россия – 24,200
2. Владислава Шаронова, Россия – 23,600
3. Влада Болзан, Беларусь – 22,650
Спорт