Яңалыклар

БДБ илләре Уеннарында катнашу өчен Казанга беренче спортчылар килде

Татарстан башкаласына БДБ илләре Уеннары катнашучылары килә башлады. Бүген төнлә Казан аэропортында беренче делегацияне – Азәрбайҗан җыелмасы спортчыларын каршы алдылар.

Кабул итүче як вәкилләре делегатларны җылы каршы алдылар һәм аларга ярышларда уңышлар теләделәр.

БДБ илләренең беренче Уеннары Казанда 4 сентябрьдә башлана һәм 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Уеннарда катнашу өчен 1640 катнашучы, шул исәптән 9 БДБ иленнән (Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларусь Республикасы, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Россия, Таҗикстан, Үзбәкстан) 1172 спортчы (14-23 яшьлек) заявка бирде. Уеннар вакытында ярышлар 16 спорт төре буенча узачак, 182 медаль комплекты уйнатылачак. Ярышларга 400 артык судья һәм рефери, шулай 1000 артык волонтер җәлеп ителәчәк.
Рәсми чара