Яңалыклар

Дмитрий Чернышенко БДБ илләренең I Уеннары катнашучыларын сәламләде

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко БДБ илләренең I Уеннары катнашучыларын сәламләде.

"БДБ илләренең I Уеннары катнашучыларына сәлам! 9 милли җыелманы тәкъдим итүче спортчылар  медальләрне 16 спорт төрендә уйнатачак – бу 180 артык медаль комплекты.

БДБ илләренең I Уеннары спорт мәйданчыкларында зур уртак тарихка ия дус дәүләтләр вәкилләрен берләштерә. Уеннары БДБ илләренең бай спорт һәм мәдәни төрлелеген күрсәтәчәк, чөнки программага шулай ук милли спорт төрләре – билбау көрәше һәм татарча көрәш кертелгән.

Әлеге турнир Берлек илләренә тәҗрибә алмашу һәм алар арасындагы уңай диалогны дәвам итү өчен яхшы мәйданчык булачак. Уеннарны үткәрү фикерен 2018 елда ук Россия Президенты Владимир Путин хуплады, шуннан бирле әлеге ярышларга актив әзерлек алып барылды, моның нәтиҗәсен без бу атнада күрәчәкбез.

БДБ илләренең I Уеннарын үткәрү урыны итеп Казан – яхшы спорт инфраструктурасына ия, халыкара ярышлар катнашучыларын һәм кунакларын иң югары дәрәҗәдә кабул итәргә сәләтле күп милләтле шәһәр сайланды. Беренче турнир нәтиҗәләре буенча БДБ илләре Уеннары яхшы яңа традициягә әйләнер дип уйлыйм", – диелә хәбәрдә.
Рәсми чара