Яңалыклар

“Казанның матурлыгын беренче мизгелдән үк күреп хозурландык”

БДБ илләре Уеннарының футзал, тай боксы, өстәл теннисы һәм бадминтон буенча ярыш көне йомгаклары.

Футзал

“Мирас” спорт комплексында юниорлар арасында футзал буенча ярышлар старт алды. Беренче ярыш көнендә тамашачылар ике зур җиңү күрделәр.

Беренче булып паркетка Беларусь һәм Азәрбайҗан җыелмалары чыкты. Кавказ артыннан килгән команда Беларусь җыелмасының һөҗүм темпына озак вакыт каршы тора алды, тик беренче тайм бетәргә алты минут кала беренче тупны керттерделәр. Тайм бетте дигәндә генә Дмитрий Кузьма Беларусь өчен икенче тупны кертте һәм команадалар тәнәфескә 2:0 исәбе белән китте.

Икенче таймда Беларусь җыелмасы тагы да активрак булды һәм тагы 4 туп кертә алды. Очрашу 6:0 исәбе белән тәмамланды.

“Уен башында психологик каршылыклар бар иде, тик тәнәфестән соң алардан арынып, тагы дүрт туп керттек. Бу турнирда иң югары максатка ирешергә планлаштырабыз, ягъни Казанда бары җиңүгә генә исәп тотабыз. Оештыручыларга да рәхмәт әйтәсем килә. БДБ илләре Уеннарын үткәрү фикере – шәп фикер, чөнки командалар монда килеп, үзләрен Европа чемпионаты алдыннан тикшерә ала”, – дип йомгак ясады командасының турнирдагы беренче уенына Беларусь капитаны Даниил Кривицкий.

Соңрак мәйданчыкка Россия һәм Молдова җыелмалары чыкты. Тайм башланып, озак та үтмәде, хуҗалар исәпне ачты, ләкин Молдова футзалчылары моңа бик тиз җавап кайтардылар. Дөрес, соңрак Россия спортчылары эшкә бар көч-куәтләрен җигеп, тәнәфескә кадәр исәпне 9:3 җиткерделәр. Икенче таймда да уен шул ук ритмда үтте. Уен тәмамлануны белдергән сыбызгы тавышы яңгыраганда табло искиткеч нәтиҗә – россиялеләр файдасына 16:3 исәбен күрсәтә иде.

Уенның иң нәтиҗәле уенчылары булып покер ясаган Азиз Муждаков һәм Сергей Гук танылды. Соңгы уенчы җыелманың җиңүенә менә нинди бәя бирде.

“Турнирга әзерлек планлаштырган режимда үтте. Ун көнлек җыеннар уздырдык, шул вакыт эчендә ике иптәшләр матчы үткәрдек. Турнирга яхшы формада килдек, шуңа бүген бар да план буенча барды, җиңүгә дә артык көч түкмичә ирештек. Безнең өчен турнир яхшы башланды, алга таба тагы да яхшырак уен күрсәтербез дип өметләнәм. Бу Уеннарда җиңәргә телибез”, – дип билгеләп узды Россия җыелмасы спортчысы.

Тай боксы

“Тулпар” спорт комплексында финал алдыннан тай боксы буенча соңгы алышлар узды. Рингка 8 авырлык категориясендә 16 пар спортчы чыкты.
57 кг авырлык категориясендә Үзбәкстан вәкиле Фәхриддин Хәсәнов Кыргызстан спортчысы Уларбек Абдиевны җиңде. “Алыш безнең план буенча үтте. Финалга яхшы кәеф белән чыгам”, – дип билгеләп узды Фәхриддин Хәсәнов.

Шул ук авырлык категориясендә рингта тагы бер пар – Беларусь спортчысы Михаил Якимовичһәм Казахстаннан килгән Рөстәм Аменжанов очрашты. “Көрәш без уйлаганча узды, дөрес, кайбер нюанслар бар инде, ләкин мин үз планымны үтәдем. Иртәгә узачак финал “минеке” булачак!” – диде көрәштән соң Беларусь спортчысы.

Шулай ук 60 кг авырлык категориясе финалында Михаил Якимовичның милләттәше – Азәрбайҗан спортчысы Али Алиевны җиңгән Даниил Ермоленко чыгыш ясаячак. “Бу озак вакыт дәвамында булган беренче көрәш, көндәшем дә бик көчле иде, шуңа барысы да килеп чыкмады. Финалда җиңәрмен дип көтәм, башка нәрсәгә исәп тотмыйм”, – диде Даниил Ермоленко.

Җиңелү вариантын 67 кг авырлык категориясендә чыгыш ясаучы Азәрбайҗан боксчысы Раван Агхазада да карамый. Бүген ул Үзбәкстан спортчысы Рахимжон Болтабоевтан көчлерәк булып чыкты.

71 кг авырлык категориясендә бүген БДБ илләре Уеннары тарихында беренче тапкыр рингка Казахстаннан килгән Руслан Заякин чыкты, ул Үзбәкстан өчен чыгыш ясаучы Кәримжон Кәримов белән очрашты. “Бу минем Уеннардагы иң беренче көрәшем иде, ә ул гел авыр була. Куелган максатка ирештек, иртәгә финалда көрәшәчәкбез”, – дип билгеләп узды Руслан Заякин.

Чәршәмбе көнне ир–ат һәм хатын–кыз финаллары узачак, алар сәг. 15.00 башланачак.

Бадминтон

Бадминтон үзәгендә алты команда катнашында төркем ярышлары башланды, бу - Россия, Казахстан, Беларусь, Азәрбайҗан, Әрмәнстан һәм Үзбәкстан. Көндәшләр бер әйләнешле турнир үткәрәчәк, ә һәрбер матч 5 ярыштан торачак: ике шәхси, ике парлы һәм катнаш ярыш.

Россия һәм Казахстан җыелмаларының икесе дә беренче турда 5:0 исәбе белән җиңү яуладылар, ә киләсе уенда БДБ илләре Уеннары хуҗалары казах бадминтончыларыннан көчлерәк булып чыкты (4:1) һәм алар турнирның лидерларына әйләнделәр. Алай да медальләр өчен көрәш алда әле. Хәлиткеч уеннар чәршәмбе көнне узачак.

“Турнир шәп оештырылган. Монда ярышлар өчен кирәкле бар нәрсә дә бар. Миңа барысы да ошый. Көндәшләрнең әзерлек дәрәҗәләре югары. Көчле егетләр җыелган. Августта мин берничә атна җыеннарда идем, берничә халыкара турнирда катнаштым, ә аннан Казанга килдем. Максатым зур – җиңү”, –диде Казахстан спортчысы Дмитрий Панарин.

Өстәл теннисы

Шулай ук егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча командалы ярышлар да башланды. Бүген ярымфиналга чыккан спортчылар билгеләнде. Егетләр арасында Беларусь – Азәрбайҗан, ә Россия Молдова белән очрашачак. Кызлар арасында иң яхшы дүртлектә түбәндәге парлар уйнаячак: Россия – Азәрбайҗан һәм Беларусь – Молдова. Хәлиткеч матчлар чәршәмбе көнне узачак.

Җиңелгән командаларның боегырга вакытлары юк. Аларны Казан буенча күңелле сәяхәт көтә.

“Монда ярышуыма бик шатмын. Казан – бик матур шәһәр. Күңелдә монда килүгә рәхәтлек урнашты. Ярышлар беткәч һичшиксез шәһәр буйлап сәяхәткә чыгачакмын. Турнирга килгәндә, көндәшләр бик көчле”, – дип сөйләде Әрмәнстан чемпионы Рима Хлгатян.
Спорт