Яңалыклар

БДБ илләренең I Уеннарына әзерлек һәм аларны үткәрү буенча эшче төркем утырышы узды

6 августта видеоконференция режимында БДБ илләренең I Уеннарына әзерлек һәм аларны үткәрү буенча эшче төркем утырышы узды.

Утырышта Әрмәнстан Республикасы, Беларусь Республикасы, Казахстан Республикасы, Кыргызстан Республикасы, Россия Федерациясе, Таҗикстан Республикасы, Үзбәкстан Республикасы һәм БДБ башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Очрашуда катнашучылар аккредитация, транспорт, килү һәм китү һ.б Уеннарга әзерлек юнәлешләре белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Казанның ярышларга ничек әзерләнүе турында утырышта катнашучыларга "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" КБАО генераль директоры Максим Денисов сөйләде. 

БДБ илләренең I Уеннары 2021 Казанда 4-11 сентябрь көннәрендә узачак. Ярышларда 10 ил атлетлары катнашачак, ә аларны үткәрү өчен 11 спорт объекты җәлеп ителәчәк.

БДБ илләренең I Уеннары кысаларында 16 спорт төре — бадминтон, баскетбол (3х3), бокс, көрәш, дзюдо, каратэ, татарча көрәш, өстәл теннисы, пуля белән ату, самбо, спорт көрәше, стендка ату, тай боксы, бию спорты, футзал һәм нәфис гимнастика буенча барлыгы 184 медаль комплекты уйнатылачак. Катнашучыларның яше чикләгән — алар 23 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш түгел.

Барлыгы командалар составында 1500 атлет һәм 600 рәсми зат катнашуы көтелә. Моннан тыш, ярышларга 1074 волонтер, 450 милли судья һәм командалар составындагы судья, шулай ук 16 техник делегат һәм йөздән артык медиа вәкилләре җәлеп ителәчәк.

БДБ илләре Уеннарын Казанда үткәрү турында карар 2019 елның 25 октябрендә кабул ителеп, аларны 2020 елның августына планлаштырганнар иде, тик коронавирус инфекциясе таралу аркасында ярышларны үткәрүне башка вакытка күчерделәр.

"Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" КБАО матбугат хезмәте

Рәсми чара