Яңалыклар

БДБ илләренең I Уеннарында көрәш буенча дөнья чемпионы чыгыш ясаячак

БДБ илләренең I Уеннары программасында берьюлы берничә спорт көрәш төре тәкъдим ителгән. “Ак Барс” көрәш сараенда, “Тулпар” спорт комплексында һәм Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә ирекле һәм грек-рим көрәше, тай боксы, каратэ, билбау көрәше, самбо, дзюдо һәм көрәш буенча ярышлар узачак. Гадәттәгечә БДБ илләре бу төрләрнең фаворитлары булып санала, һәм яшь чикләве булуга карамастан, Татарстан башкаласына инде танылган һәм күп титулларга ия спортчылар киләчәк.

Казанда каратэ буенча 2021 елгы Европа чемпионы һәм Яшүсмерләр Олимпия уеннарының көмеш призеры Анна Чернышева чыгыш ясаячак. Быел җәй көне әлеге яшь спортчы Токиода узган зурларның Олимпия уеннарында катнашырга тиеш иде, тик сәламәтлеге белән бәйле проблемалар аркасында ул ярышларга бармаска мәҗбүр булды.

Моннан тыш, БДБ илләренең I Уеннарының каратэ турнирында дөнья һәм Европа беренчелеге призерлары – Елизавета Григорьева, Даниил Грецкий, Радмир Насыров, Эрнест Шәрәфетдинов, Анна Щербина, Роберт Авакимов, Данила Брантов һәм Даниил Песков катнашырга планлаштыра.

Көрәш ярышларында тамашачылар келәмдә дөнья чемпионатлары һәм беренчелекләре җиңүчеләрен күрә алачак. Әйтик, Раббани Нургалиев инде ике тапкыр дөнья чемпионы (2020, 2021) булды, шулай ук ил чемпионатында да җиңү яулады. Рафаэль Вилданов, Рүзәл Тимергалиев, Илсаф Фәхретдинов һәм Марсель Мурзагильдин 2021 елгы дөнья беренчелегендә җиңделәр һәм илдә уздырылган ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар.

Кызлар арасында билбау көрәше буенча турнирда ике тапкыр дөнья беренчелеге җиңүчесе Ольга Шуваева чыгыш ясаячак.

Ярышларга билетларны Kassir.ru рәсми сайтында һәм Kassir.ru операторының Толстой ур., 1 (9: 00-21: 00) һәм Ибраһимов пр., 56 (10:00-22:00) адресы буенча урнашкан кассаларыннан алырга мөмкин. Спорт төре кысаларында тулы ярыш көненә билет бәясе – 300 сум. Бокс һәм тай боксы буенча ярышларга алты яшьтән дә яшьрәк балаларга килергә киңәш ителми.

Игътибар! Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, объектларга бары битлек киеп кенә керергә рөхсәт ителә. Оештыручылар тамашачылардан социаль дистанцияне саклауны сорыйлар, моннан тыш дистанция бер урын аша утыртылачак трибуналарга да кагыла. Объектка кергәндә температураны тикшерәчәкләр.

" Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте
Спорт