Яңалыклар

“БДБ илләре Уеннарыннан соң Олимпиадага эләгергә телибез”

КАРАТЭ

БДБ илләренең I Уеннарының соңгы көнендә каратэ буенча да җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. 2000–2003 елгы юниор кызлар һәм егетләр катнашучы ярышлар “Тулпар” спорт комплексында иртәдән үк башланды, ул вакытта бронза медальләр язмышы хәл ителде. Финал ярышлар сәг. 14.00 башланды.

50 кг авырлык категориясендә җиңүче булып Азәрбайҗан каратисты Инджи Азизова танылды. Финалда аңа Үзбәкстан спортчысы Насибабону Нарбаева оттырды. Бронза медальгә Казахстан вәкиле Мәдинә Алиманова лаек булды.

“Мин өченче урын алуыма шатмын. Әлбәттә, беренче урын теләгән идем. Киләсе Уеннарда яхшырак чыгыш ясап, иң яхшы нәтиҗәне күрсәтергә тырышачакмын. Җыелмабыз өчен бик тә алтын медаль яулыйсы килә”, – дип билгеләп узды Мәдинә Алиманова.

55 кг авырлык категориясендә җиңүгә россияле Анна Чернышева лаек булды. “Мин үз көчемә ышанган идем, чөнки бу минем өчен беренче халыкара ярышлар түгел. Җиңү белән канәгать калдым”, – дип билгеләп узды 19 яшьлек спортчы. Казахстан кызы Амангул Дуйсенбайга җиңү өчен аз гына җитмәде. Өченче урында Азәрбайҗан вәкиле Мәдинә Садыгова урнашты.

61 кг авырлык категориясендә казах каратисты Ассел Канай россияле Полина Горецкаядан өстен калды. “Бу җиңү бер дә ансат бирелмәде, минем өчен ул зур әһәмияткә ия. Мин күп көч түктем, җыеннарда булдым, алтын медальне шуңа яулый алдым дип уйлыйм”, – дип билгеләп узды чемпион кыз.

Мактау пьедесталының өченче баскычын россияле Изабелла Малкина һәм Үзбәкстан каратисты Бон Эгамбердиева бүлеште.

68 кг авырлык категориясе финалында Үзбәкстаннан килгән Дилдор Аликулова һәм Беларусь спортчысы Мария Алексеева очрашты. Чемпион исеменә Дилдор Аликулова лаек булды. Бронза медальләрне ике Россия спортчысы – Виктория Бубликова һәм Вероника Шунеева алды.

“Мин нәтиҗә белән бик канәгать, чөнки көндәшемнең ничек көрәшкәнен озаклап һәм җентекләп өйрәндем, бер нәрсәне дә күздән ычкындырмаска тырыштым, аны ничек “егарга”, кайчан һөҗүм итә башларга дигән сорауларга җавап эзләдем. Шул вакыт эчендә мин аны гел күзәттем, үз хаталарым өстендә дә эшләдем. Чыктым да, җиңдем, – дип билгеләп үтте Виктория Бубликова. – Уеннарны шәп оештырганнар!”

68+ кг авырлык категориясендә алтын медальгә Россия каратисты Дария Пипко лаек булды. Үзбәкстаннан килгән Мохларойим Хакимжоновага каршы көрәштә ул алыш тәмамланырга бер секунд кала исәпне тигезли алды һәм җиңүче булды. “Җиңү һәрвакыт күңелле. Мондый хәлләр каратэда еш була, бу бар көчне йодрыкка җыйнап, ахырга кадәр көрәшергә кирәк дигәнне аңлата”, – диде чыгыш ясаганнан соң Дария Пипко. Икенче Россия спортчысы Ангелина Гужевникова бронза призер булды.

КАТА дисциплинасында беренче урынны Казахстан каратисты Лия Кошкарбаева алды. Икенче урын Россия вәкиле Анна Щербинада. Өченче урынны исә Беларусь кызы Вероника Боровик һәм Россия спортчысы Александар Ленник бүлештеләр.
Бүген тагын алты медаль комплекты юниор егетләр арасында уйнатылды. 60 кг авырлык категориясендә җиңүгә Казахстан спортчысы Еркинбек Байтуреев иреште. Ул финалда Азәрбайҗан каратисты Аминага Гулиевтан өстен калды. “Мин җиңүче булуыма бик шатмын, – диде Еркинбек Байтуреев. – Җиңү җиңел бирелмәде, финалда ансат булмады, барлык көндәшләр дә көчле иде”. Уеннардан соң спортчы Мәскәүдәге ярышларга һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узачак дөнья чемпионатына әзерләнергә планлаштыра.

Азәрбайҗан вәкиле Султан Гусейнов һәм Әрмәнстан егете Гегам Никогосян өйләренә бронза медальләр белән кайтачак.

Кыргызстан җыелмасына тагын бер алтын медальне 67 кг авырлык категориясендә чыгыш ясаучы Калыс Нурланбек Уулу китерде. Казахстан спортчысы Орынбасар Ишманов исә көмеш призер булды. Призерлар өчлегенә шулай ук Азәрбайҗаннан килгән Нуран Рзазаде һәм Россия спортчысы Ильяс Фатыхов керде.
“Әлбәттә, туган җирдә чыгыш ясау ышаныч өсти, башкал
арның көч биреп торганнарын тоясың, – дип билгеләп узды 18 яшьлек Татарстан каратисты. – Уеннар югары дәрәҗәдә уза, көчле көндәшләр җыелган. Мондый ярышларда чыгыш ясау кызык булды”.
75 кг авырлык категориясендә иң көчле спортчы исеменә Казахстан каратисты Нурканат Ажиканов лаек булды, ул финалда Россия егете Даниил Песков белән очрашкан иде. “Җиңү ансат булмады, көндәшләрем – көчле, тәҗрибәле спортчылар. Мин кайберләре белән таныш, бергә чыгыш ясадык. Өстәвенә Олимпиададан соң озак ял итмичә, туры БДБ илләре Уеннарына килдем”, – дип сөйләде чемпион. 20 яшьлек спортчы сүзләренә караганда, аның Казанга инде өченче тапкыр килүе, элегрәк ул монда кадетлар һәм юниорлар ярышларында чыгыш ясаган.

Өченче урынны Россия спортчысы Даниил Грецкий һәм Казахстан егете Азамат Марат бүлеште.

Казахстаннан килгән Бейбарыс Жанбыр 84 кг авырлык категориясендә барыннан да өстен калды. Мактау пьедесталының икенче баскычына Россия вәкиле Максим Гайворонский менде. Бронза медальләргә Азәрбайҗан спортчысы Аббас Дадашов һәм Үзбәкстан каратисты Исломжон Сатторов лаек булды.

84+ кг авырлык категориясендә алтын медальне казах каратисты Спандияр Еркебек отты. “Мин бәхетле. Көндәшләрем көчле булуга карамастан, мин тренерларым һәм үземнең ярдәмем белән җиңә алдым”, – дип билгеләп үтте ул. Финалда аны Азәрбайҗан вәкиле Осман Османлы ота алмады, нәтиҗәдә соңгысы көмеш призер булды. Бронза медальләрне үз җыелмаларына Казахстан спортчысы Рамазан Азизов һәм Россия егете Кирилл Ковалев китерде.

КАТА дисциплинасында алтын медальне Россия спортчысы Данила Брантов яулады. Азәрбайҗан егете Гасанали Гасанов икенче урын алды. Аның милләттәше Джейхун Исмаилов бронза призер булды. Ул өченче урынны россияле Иван Сергеев белән бүлеште.

БАДМИНТОН

Якшәмбе көнне Бадминтон үзәгендә калган биш дисциплинада җиңүчеләр билгеләнде. Биш алтын медальнең дүртесен Россия спортчылары яулады.

Парлы разрядта җиңүгә россиялеләр – Георгий Лебедев һәм Лев Баринов иреште. Хәлиткеч матчта алар өч партиядә Азәрбайҗан спортчылары Дики Дви Пангесту һәм Мөхәммәд Амри Хадафины оттылар (21:16, 19:21, 21:15).

“Россия җыелмасы өчен чыгыш ясавыма, җиңүемә бик шатмын. Казандагы Уеннар югары дәрәҗәдә оештырылган. Шартлар бик әйбәт. Уеннарда бадминтонның башка разрядларында җиңгән егет-кызларны да котлыйсым килә. Хәзер Олимпиадага сайланып алынып, анда Россияне тәкъдим итәргә телим”, – диде Георгий Лебедев.

Аның каравы шәхси турнирда Пангесту Лебедевтан көчлерәк булып чыкты. Киеренке ярымфиналда Дики Дви беренче партиядә җиңелгәннән соң, характер ныклыгы күрсәтеп, алдагы ике партиядә җиңде. Финалда ул һичбер авырлыксыз Казахстаннан килгән Дмитрий Панариннан өстен калды – 21:12, 21:8.

Лев Бариновның Лебедев белән парлы разрядта җиңүенә Анастасия Боярун белән катнаш разрядта яулаган алтын медале дә өстәлде. Финалда аларга Павел Монич белән Регина Галиәхмәтова каршы торды. Гомуми исәп – 2-0 (21:16, 21:16). Боярун да ярыш көнен ике алтын медаль белән тәмамлады. Алена Яковлева белән бергә ул кызлар арасындагы парлы турнирда җиңде.

“Казанда бернигә дә сүз әйтерлек түгел иде! Турнир бик югары дәрәҗәдә узды”, – дип билгеләп үтте Павел Монич.

“Универсиада Авылында төрле илләрдән килгән егет–кызлар җыелган иде, алар белән аралашу бик кызык булды”, – диде Регина Галиәхмәтова.

Кызлар арасында шәхси турнир Мария Голубеваның җиңүе белән тәмамланды. Алена Яковлевага каршы ярымфинал уены бик катлаулы булып чыкты һәм озакка сузылды (21:16, 20:22, 21:19). Әмма финалда Мария бик ышанычлы чыгыш ясады. Көмеш медальгә Азәрбайҗан спортчысы Эра Мафтуха лаек булды.

БДБ илләре Уеннарының медальләр зачетын монда карап була.

Спорт