“Бу ярышларга без Үзбәкстанда узган җыеннарда әзерләндек, башка көрәшчеләрнең тактикаларын өйрәндек. Минем белән эшләгән һәм мине бу җиңүгә китергән барлык тренерларга аерым рәхмәт әйтәсем килә. Бу ел минем өчен бик уңышлы булды. Уеннарны тагы бер елга күчерү минем өчен файдага булды дип уйлыйм”, – диде Үзбәкстан чемпионы.
62 кг авырлык категориясе
1. Нурсултан Нурсейтов, Казахстан 2. Калысбек Кайымов, Кыргызстан 3. Данил Зубрилов, Россия
Киләсе авырлык категориясендә Нурсултан Нурсейтов барлык көндәшләреннән дә өстен калды, җиңүчеләр өчлегенә шулай ук Россия юниоры һәм Татарстан егете Данил Зубрилов та керде. Сүз уңаеннан, барлык көндәшләре арасыннан Нурсейтов нәкъ менә аны билгеләп үтте.
“Ярышларга әзерлек яхшы узды. Бу спортчылар өчен идеаль турнир, бар да югары дәрәҗәдә оештырылган. Көндәшләрем бик көчле иде, аеруча Россия көрәшчесен билгеләп үтәр идем”, – диде җиңүче.
68 кг авырлык категориясе
1. Ойбек Султонов, Үзбәкстан 2. Хабибулло Тынчтык Уулу, Кыргызстан 3. Фирузчон Зиеев, Таҗикстан һәм Илнар Фәрхетдинов, Россия
Киләсе авырлык категориясендәге каршылык берьюлы берничә сәбәп буенча игътибарга лаек. Беренчедән, бронзаны Таҗикстан вәкиле алды. Зиеев иленә бу дисциплинада медаль китергән беренче көрәшче булды. Икенчедән, ул бердәнбер бронза медалист түгел иде – судьялар карары буенча өченче урынны шулай ук Илнар Фәрхетдинов та алды. Билбау көрәшендә башкача мондый искәрмә кызлар арасында да, егетләр арасында да булмады.
75 кг авырлык категориясе
1. Нусратбек Султонбоев, Үзбәкстан 2. Дастан Акылбеков, Кыргызстан 3. Наурызбек Мамыт, Казахстан
Кыргызстан Һәм Казахстан спортчылары никадәр генә тырышсалар да, беренче урынга үзбәк спортчысы лаек булды – ул барыннан да көчлерәк иде. Җиңүдән соң Нусрат сүзен кыска тотты, аның каравы үз тормышындагы иң мөһим кешеләрне билгеләп үтте һәм БДБ илләренең I Уеннарыннан алган кичерешләр белән уртаклашты.
“Авыр иде, Россиядән дә көчле көрәшче туры килде. Без бик яхшы әзерләндек, җиңүебезгә шатбыз. Миңа карьерамда ярдәм иткәннәре өчен тренер һәм әти–әнигә рәхмәт. Мондый уеннарны беренче күрүем, бар да югары дәрәҗәдә, оештыручыларга шундый ярышлар өчен рәхмәт”, – дип билгеләп узды Султонбоев.