Яңалыклар

“БДБ илләре Уеннары – спортчылар өчен идеаль турнир”

Көннең беренче яртысында “Ак Барс” көрәш сараенда узган билбау көрәше ярышларында медальләр өчен кызлар көрәште, ә ярыш көнен юниорлар көрәше тәмамлады. Әлеге спорт төрендә иң зур уңышка Үзбәкстан спортчылары иреште – алар сигез алтын медальнең бишен яуладылар. Тагын берәр алтын медальгә Россия, Кыргызстан һәм Казахстан командалары лаек булды.

57 кг авырлык категориясе

1. Комронбек Ортиков, Үзбәкстан
2. Жандос Абубакиров, Казахстан
3. Кенжебай Нарынбай Уулу, Кыргызстан

Комронбек Ортиков барлык көндәшләрен дә ышанычлы рәвештә җиңеп барды, көчле каршылыкка бары чыгышын бронза белән тәмамланган Кыргызстан көрәшчесе белән алышканда гына юлыкты.

“Бу ярышларга без Үзбәкстанда узган җыеннарда әзерләндек, башка көрәшчеләрнең тактикаларын өйрәндек. Минем белән эшләгән һәм мине бу җиңүгә китергән барлык тренерларга аерым рәхмәт әйтәсем килә. Бу ел минем өчен бик уңышлы булды. Уеннарны тагы бер елга күчерү минем өчен файдага булды дип уйлыйм”, – диде Үзбәкстан чемпионы.

62 кг авырлык категориясе

1. Нурсултан Нурсейтов, Казахстан
2. Калысбек Кайымов, Кыргызстан
3. Данил Зубрилов, Россия

Киләсе авырлык категориясендә Нурсултан Нурсейтов барлык көндәшләреннән дә өстен калды, җиңүчеләр өчлегенә шулай ук Россия юниоры һәм Татарстан егете Данил Зубрилов та керде. Сүз уңаеннан, барлык көндәшләре арасыннан Нурсейтов нәкъ менә аны билгеләп үтте.

“Ярышларга әзерлек яхшы узды. Бу спортчылар өчен идеаль турнир, бар да югары дәрәҗәдә оештырылган. Көндәшләрем бик көчле иде, аеруча Россия көрәшчесен билгеләп үтәр идем”, – диде җиңүче.

68 кг авырлык категориясе

1. Ойбек Султонов, Үзбәкстан
2. Хабибулло Тынчтык Уулу, Кыргызстан
3. Фирузчон Зиеев, Таҗикстан һәм Илнар Фәрхетдинов, Россия

Киләсе авырлык категориясендәге каршылык берьюлы берничә сәбәп буенча игътибарга лаек. Беренчедән, бронзаны Таҗикстан вәкиле алды. Зиеев иленә бу дисциплинада медаль китергән беренче көрәшче булды. Икенчедән, ул бердәнбер бронза медалист түгел иде – судьялар карары буенча өченче урынны шулай ук Илнар Фәрхетдинов та алды. Билбау көрәшендә башкача мондый искәрмә кызлар арасында да, егетләр арасында да булмады.

75 кг авырлык категориясе

1. Нусратбек Султонбоев, Үзбәкстан
2. Дастан Акылбеков, Кыргызстан
3. Наурызбек Мамыт, Казахстан

Кыргызстан Һәм Казахстан спортчылары никадәр генә тырышсалар да, беренче урынга үзбәк спортчысы лаек булды – ул барыннан да көчлерәк иде. Җиңүдән соң Нусрат сүзен кыска тотты, аның каравы үз тормышындагы иң мөһим кешеләрне билгеләп үтте һәм БДБ илләренең I Уеннарыннан алган кичерешләр белән уртаклашты.

“Авыр иде, Россиядән дә көчле көрәшче туры килде. Без бик яхшы әзерләндек, җиңүебезгә шатбыз. Миңа карьерамда ярдәм иткәннәре өчен тренер һәм әти–әнигә рәхмәт. Мондый уеннарны беренче күрүем, бар да югары дәрәҗәдә, оештыручыларга шундый ярышлар өчен рәхмәт”, – дип билгеләп узды Султонбоев.

82 кг авырлык категориясе

1. Мухаммаджон Расулов, Үзбәкстан
2. Замир Чомаев, Россия
3. Дилшот Курбонов, Таҗикстан

Бу авырлык категориясендә ышанычлы рәвештә Мухаммаджон Рәсүлов җиңде. Финладан соң ул җиңүгә Уеннарны икенче елга күчермәгән очракта да өметләнгәнен әйтте.

“Мин җиңүгә һәрвакыт әзер идем, шуңа Уеннар 2020 елда үтсә дә, мин барыбер җиңүгә исәп тотам идем. Элек БДБ беренчелекләре бар иде, ләкин мондый форматта түгел. Ләкин анда җиңү дөнья беренчелегендә җиңүгә караганда да авыррак иде. Шуңа хәзер без үзебезне югары дәрәҗәле ярышларда сынап карый алуыбыз белән бик канәгатьбез”, – дип шатлланып сөйләде көрәшче үз уңышыннан соң.

90 кг авырлык категориясе

1. Ойбекжон Мухаммадов, Үзбәкстан
2. Баяман Мыктыбеков, Кыргызстан
3. Илвар Хисмәтуллин, Россия

Үзбәкстан өчен унөченче алтынны билбау көрәшендә Ойбекжон Мухаммадов китерде. 90 кг кадәр авырлык категориясендә чемпион калучы үзен тыйнак тотты һәм башта көндәшләрен билгеләп үтте.    

“Казахстан көрәшчесе бик көчле көрәш күрсәтте, ләкин мин дә алтын өчен көрәшергә әзер идем. Без зур җыеннар үткәрдек, шуңа да бүген җиңә алдым. Үзбәкстанда бу спорт төрендә көндәшлек бик зур, шуңа без тренер белән үз авыр юлыбызны бу Уеннарга кадәр башладык, ә ул юлның нәтиҗәсе җиңү булды”, – дип билгеләп үтте ул.

100 кг авырлык категориясе

1. Нурманбет Раймалы Уулу, Кыргызстан
2. Зангар Жанабек, Казахстан
3. Айдар Кәримов, Россия


Кичә Кыргызстанга беренче алтынны ирекле көрәш дисциплинасында яшүсмер кызлар китергән булса, бүген илнең медальләр тупланмасы егетләр яулаган алтын белән тулыланды. 100 килограммлы көрәшчеләр арасында Нурманбет Раймалы Уулу җиңде.

“Россия һәм Казанга шундый чара өчен рәхмәт, миңа БДБ илләре Уеннары ошады. Без тренерыбыз белән Иссык Күлдә, яхшы шартларда әзерләндек. Бу уңышыма бик шатмын, киләчәктә ил өчен яуланган җиңүләр күп булыр дип өметләнәм”, – дип билгеләп узды Нурманбет.

100+ кг авырлык категориясе

1. Зураб Макацария, Россия
2. Бакберген Бербенбай, Казахстан
3. Арсланбек Турдубеков, Кыргызстан

Иң мавыктыргыч авырлык категорияләрнең берсе булган 100 кг + категориясендә Россия көрәшчесе барыннан да көчлерәк булып чыкты һәм Казанда узучы Уеннарда Россиягә тагы бер алтын медаль китерде. Нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң, Зураб бүгенге уңышка китергән юлы турында тулырак сөйләде.

“Әзерлек гыйнвардан бирле барды, ләкин аеруча нык итеп соңгы ике айда әзерләндек. Шул вакыт эчендә икешәр атналы дүрт җыен үткәрдем, көненә ике тапкыр күнекмәләр ясап, дөрес тукландым. Әлеге трансляция, трибуналар, келәмгә чакыру һәм интервьюлы ярышлар яшүсмерләр өчен бик мөһим. Алар Уеннарның югары дәрәҗәсен сизәргә ярдәм итә. БДБ илләрендә билбау көрәше яхшы үсеш алган, барысы да үзен көчле көндәшләр итеп күрсәтте”, – диде чемпион.
Спорт