Яңалыклар

Спорт елы-2020: БДБ илләре уеннары һәм Беренче Бөтенроссия шәһәр Уеннары

20-27 август көннәрендә Казанда узачак БДБ илләре уеннары, башка халыкара ярышлар беррәттән, 2020 елда Татарстанда үтүче мөһим спорт вакыйгаларының берсе булачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" КБАО генераль директоры Азат Кадыйров сөйләде.

“Безне зур спорт вакыйгаларына бай ел көтә. 2020 ел Казан һәм республикабызның башка шәһәрләре кабул итәчәк зур турнирларга бай булачак. Елны әлеге зур проектны анослаудан башлауыбызны дөрес дип саныйм. Тарихта беренче тапкыр үткәрелүче БДБ илләре уеннары – Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре спортчыларын Татарстанда берләштерәчәк спорт ярышлары”, - дип билгеләп узды Хәлил Шәйхетдинов.

Беренче БДБ илләре Уеннары ТАССР оешуга 100 елны бәйрәм итү кысаларында узачак һәм әлеге юбилей датасы контекстында иң мөһим вакыйгаларның берсе булачак.
Азат Кадыйров үз чиратында турнирны үткәрү инициативасы белән, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, РФ Спорт министрлыгы чыгыш ясавын искә төшерде. “Хәзер без ярышларга актив әзерлек фазасына кердек. Казан шәһәрендә әзер спорт һәм шәһәр инфраструктурасы булу БДБ илләре уеннарын уздыру өчен объектлар төзүгә һәм төзекләндерүгә китәчәк өстәмә чыгымнарсыз үткәрергә ирек бирәчәк”, - дип ассызыклады Дирекция җитәкчесе.

Ярышларда катнашу өчен Казанга Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Украина командалары җыелачак – барлыгы 14-23 яшьлек якынча 2500 спортчы, шулай ук Берлекнең 11 иленнән меңгә якын рәсми зат. Уеннар БДБ составына кермәүче илләр командалары өчен дә ачык. Якынча 230 медаль комплекты уйнату планлаштырыла.

Ярышлар спортның 21 төре буенча узачак: баскетбол (3х3), бокс, волейбол (пляжныкы), өстәл теннисы, нәфис гимнастика, су полосы, дзюдо, җиңел атлетика, йөзү, спорт көрәше, самбо, фехтование, футбол (“футзал”), билбау көрәше һәм татарча көрәш, каратэ, бию спорты, армрестлинг, мас-рестлинг, гер спорты, тай боксы, шахмат.

15 объект (аларның сигезе - Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенеке) җәлеп итү планлаштырыла: академиянең уку-лаборатория комплексының спорт залы, Казан теннис академиясе, Бадминтон үзәге, “Буревестник” бассейны, “Зилант” спорт комплексы, Гимнастика үзәге, Су спорт төрләре сарае, Пляж спорты төрләре үзәге, “Ак Барс” көрәш сарае, “Олимп” спорт комплексы, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге, “Мирас” спорт комплексы, “Тулпар” спорт комплексы, “Санкт-Петербург” волейбол үзәге, Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбе.

Ачылу һәм ябылу тантаналарын 20 һәм 27 август көннәрендә “Баскет-холл”да үткәрү планлаштырыла. Уеннарда катнашучыларны Спортчылар Авылында урнаштырачаклар.
Уеннарны эшлекле программа озата барачак – физик культура һәм спорт үсеше сорауларына багышланган “БДБ – спорт территориясе” диип аталучы спорт форумы. Шулай ук БДБ илләре спорт министрлары советы утырышы узачак. Эшлекле программа чаралары Идел буе физик культура, спорт һәм туризм уку-лаборатория корпусында үтәчәк.

Моннан тыш, шул ук көннәрдә Казанда VI Бөтенроссия милли һәм Олимпия уеннары программасына кермәүче спорт төрләре фестивале оештыру планлаштырыла. Ярышлар Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы мәйданчыкларында һәм “Хезмәт резервлары” стадионында узачак. Аларда якынча 1100 спортчы һәм ил вәкиле катнашыр дип көтелә.
Ике ай алданрак, 27-28 июнь көннәрендә Казанда Беренче Бөтенроссия шәһәр Уеннары (Urban Games) узачак. Меңгә якын спортчы 13 спорт төрендә көч алышачак. Аларның унысы төп спорт спорт төрләре: бию спорты (брейкинг), велосипед спорты (BMX), паркур, роллер-спорт, һава-көч атлетикасы, флаинг-диск, футбол фристайлы, скейтбординг, чир-спорт, ә өчесе – күрсәтмә: текбол, миниволей, флайборд.

“Бу спортчылар да Универсиада Авылы территориясендә яшәячәк. Ярышларны Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында һәм “Экстрим” мәйданчыгында (“Миллениум” күпере янындагы парк) үткәрергә планлаштырабыз”, - дип сөйләде Азат Кадыйров.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте

Рәсми чара