Яңалыклар

Камалов һәм Алтухова БДБ илләре Уеннарының пуля белән ату турнирында җиңү яуладылар

Дүшәмбе көнне “Динамо” спорт үзәгендә Казанда узучы БДБ илләренең I Уеннары кысаларында пуля белән ату дисциплинасында беренче медаль комплектлары уйнатылды. Ир-атлар пневматик пистолет белән ун метрдан атып көрәштеләр, а хатын-кызлар өч төрле торышта 50 метрдан вак калибрлы винтовкалардан атып ярыштылар.

Пуля белән ату. Ир-атлар. Пистолет, 10 м. Финал

1. Мөхәммәд Камалов, Үзбәкстан - 236,3 очка
2. Никита Чирюкин, Казахстан - 234,2
3. Иван Казак, Беларусь - 214,3
4. Ян Федоров, Россия - 194,4
5. Ярослав Махнев, Казахстан - 175
6. Абдул-Азиз Курди, Беларусь - 153,6
7. Эльдар Иманкулов, 133,7
8. Андрей Чиликов, Россия - 114,4

Ир-атлар арасында пневматик пистолет белән 10 метр арадан ату буенча киеренке көрәштә җиңүне Үзбәкстан спортчысы Мөхәммәд Камалов яулады. Икенче урын яулаган Каазахстан вәкиле Никита Чирюкинны җиңүчедән нибары 2,1 балл гына аерды. Шунысын әйтергә кирәк, алар квалификациядә икесе дә бик үк әйбәт чыгыш ясамадылар, ә Чирюкин бөтенләй соңгы нәтиҗәне күрсәтте. Квалификациядә беренче урын яулаган беларус Иван Казак призерлар өчен өчлеген япты.

“БДБ илләре Уеннарын үткәрү – шәп һәм кызыклы фикер. Без актив рәвештә үзебездә әзерләндек, җыеннарда катнаштык, – диде Мөхәммәд Камалов. – Әмма, дөресен генә әйткәндә, нәтиҗә белән бик канәгать түгелмен. Әйе, беренче урын, ләкин яхшырак та атып була иде”.

Никита Чирюкин милли команда составында ел башыннан ике мөһим стартка әзерләнүен сөйләде – БДБ илләре Уеннарына һәм тиздән Казахстанда узарга тиешле пневматик коралдан ату буенча Азия чемпионатына. “Августтан башлап бары Казандагы стартка гына әзерләндек, – диде спортчы. – Медаль яулавы күңелле, ләкин яхшырак та чыгыш ясый ала идем. Алга таба нәтиҗәләрем яхшырыр дип өметләнәм”.

Пуля белән ату. Хатын-кызлар. Винтовка, 50 м, өч торыш. Финал

1. Арина Алтухова, Казахстан - 455 очков
2. Елизавета Безрукова, Казахстан - 454,5
3. Алинә Хизбуллина, Россия - 444,3
4. Айгөл Хәбибуллина, Россия - 429
5. Александра Ле, Казахстан - 417,3
6. Елизавета Шахова, Россия - 407,5
7. Елизавета Гуринович, Беларусь - 395,6
8. Александра Давыдова, Үзбәкстан, 394,2

Хатын-кызлар арасында вак калиблы винтовка белән 50 метрдан өч торышта (тезләнгән, яткан һәм баскан килеш) төп көрәш Казахстан вәкилләре арасында барды. Беренче урынга Арина Алтухова лаек булды, аның нәтиҗәсе Елизавета Безрукова нәтиҗәсеннән нибары ярты баллга гына артык. Юниорлар арасында Европа чемпионатының бронза призеры Алинә Хизбуллина (Россия) квалификациядә соңгыдан алдагы нәтиҗә күрсәтте, ләкин финалда бар көчен туплап, призерлар исемлегенә керә алды.

Параллель рәвештә “Зөя” ату комплексында БДБ илләренең I Уеннары кысаларында стендка ату буенча турнир старт алды. Ярышларда Россия, Азәрбайҗан һәм Казахстаннан 21 яшькә кадәрге 25 спортчы катнашачак. Алар трап һәм скипта 10 медаль комплекты уйнатачаклар, ә беренче финаллар 7 сентябрь көнне узачак. Дүшәмбе көнне квалификация ярышлары үтте. Тулырак нәтиҗәләрне биредә карап була.
Спорт