Яңалыклар

Казан түземсезләнеп БДБ илләренең I Уеннары башлануын көтә

2021 елның 4 сентябреннән 11 сентябренә кадәр Казанда БДБ илләренең I Уеннары үтәчәк. Ярышларда 10 ил атлетлары катнашачак, ә аларны үткәрү өчен 11 спорт объекты җәлеп ителәчәк.

БДБ илләренең I Уеннары кысаларында 16 спорт төре — бадминтон, баскетбол (3х3), бокс, көрәш, дзюдо, каратэ, татарча көрәш, өстәл теннисы, пуля белән ату, самбо, спорт көрәше, стендка ату, тай боксы, бию спорты, футзал һәм нәфис гимнастика. Буенча барлыгы 184 медаль комплекты уйнатылачак. Катнашучыларның яше чикләгән — алар 23 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш түгел.

Казанда түбәндәге илләрнең спортчылары җыелачак: Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Россия, Таҗикстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстан. Барлыгы командалар составында 1500 атлет һәм 600 рәсми зат катнашуы көтелә. Моннан тыш, ярышларга 1074 волонтер, 450 милли судья һәм командалар составындагы судья, шулай ук 16 техник делегат һәм йөздән артык медиа вәкилләре җәлеп ителәчәк.

Казанда БДБ илләре Уеннарын үткәрү өчен Гимнастика үзәге, "КАИ Олимп" мәдәни-спорт комплексы, "УРАМ" экстрим-паркы, Бадминтон үзәге, "Ак Барс" көрәш сарае, "Мирас" спорт-күнекмәләр комплексы, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге, "Тулпар" универсаль спорт комплексы, Пуля белән ату үзәге, "Свияга" стендка ату комплексы, шулай ук Идел буе дәүләт физкультура һәм спорт университетының спорт залы файдаланылачак. Универсиада Авылы делегацияләренең төп урнашу урыны булачак, стендка ату ярышлары судьялары һәм катнашучылары Иннополис Университеты кампусында яшәячәк.

Ачык конкурс нәтиҗәләре буенча Уеннарның логотибы итеп Ут-кош сайланды. Кошның каурыйлары һәм киң итеп җәелгән канатлары БДБ территориясендә яшәүче халыкларның кунакчыллыгы һәм мәдәниятләре төрлелеге идеяларын гәүдәләндерә, ә каурыйлары БДБ илләре флаглары төсләренә буялган. Уеннарның талисманына кар барсы — Татарстан Республикасының милли символы әйләнде.

БДБ илләре Уеннарын Казанда үткәрү турында карар 2019 елның 25 октябрендә кабул ителеп, аларны 2020 елның августына планлаштырганнар иде, тик коронавирус инфекциясе таралу аркасында ярышларны үткәрүне башка вакытка күчерделәр.

«Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО матбугат хезмәте

Рәсми чара