Яңалыклар

РФ спорт министры һәм ТР Президенты 2020 елда үтәчәк уртак проектлар хакында фикер алыштылар

5 февраль көнне Россия Федерациясенең спорт министрлыгында ведомство башлыгы Олег Матыцин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашулары узды.

Рөстәм Миңнеханов Олег Матыцинны Россия Федерациясенең спорт министры вазифасына билгеләнүе белән котлады, аның профессионализмы, белеме һәм тәҗрибәсе спорт өлкәсен ныгытуда зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәгенә ышанычын белдерде.
Яклар “Спорт - тормыш нормасы” дип аталган федераль проектның төбәктә тормышка ашырылу барышы, шулай ук Татарстан Республикасында үтәчәк спорт ярышларын оештыру буенча уртак проектлар хакында фикер алыштылар.

Очрашу вакытында төбәктә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр бер ел эчендә 3% артуы һәм 49,5% тәшкил итүе хакында билгеләп үтелде. Мондый нәтиҗәгә ирешүгә “Спорт - тормыш нормасы” проекты булышлык иткән. Аның кысаларында ГТО нормативлары тапшыру өчен мәйданчыклар кайтартыла (алар белән төбәкнең барлык муниципалитетлары да җиһазландырылачак), Яр Чаллыдагы бассейн төзелеше тәмамлана, Республика территориясендә тагы башка эре объектлар төзелеше дәвам итә.

Татарстан Президенты министрга Казандагы спорт инфраструктурасын камилләштерү, аерым алганда пляж спорты төрләре үзәге, боз сарае һәм җиңел атлетика манежы төзелеше турындагы планнар турында сөйләде.

Моннан тыш, яклар 2020 елда Татарстан Республикасы территориясендә үтәчәк спорт чараларына әзерлек һәм аларны үткәрү сораулары буенча фикер алыштылар. Аларның иң зурысы – 20-27 август көннәрендә Казанда узачак Беренче БДБ илләре уеннары. Уеннарның спорт өлешеннән кала, Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре делегацияләре катнашында бай эшлекле программа каралган.

Шулай ук Яшьләр көнендә Казанда урам спортының экстремаль төрләре фестивале узачак. 2020 елда Татарстан территориясендә берничә халыкара ярышлар – төрле спорт төрләре буенча Дөнья кубоклары этаплары һәм Россия чемпионатлары узачак.

Россиянең спорт министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча

Рәсми чара