Яңалыклар

Россия җыелмасы футзалчылары БДБ илләренең I Уеннары чемпионнары исеменә лаек булды

ФУТЗАЛ

Бүген “Мирас” спорт комплексында БДБ илләренең I Уеннары кысаларында футзал турниры тәмамланды. Өченче урын өчен матчта да, финалда да интрига соңгы минутларга кадәр сакланды. Хәлиткеч көрәштә мәйданчык хуҗалары Беларусь җыелмасыннна өстен калды, ә Үзбәкстан бронза өчен матчта Кыргызстаннан көчлерәк булып чыкты.

Турнирның соңгы көнен кече финал ачып җибәрде. Үзбәкстан уен барышын үз файдасына борды һәм исәпне беренче тайм уртасына 2:0 җиткерде. Мондый актив стартка Кыргызстан җыелмасының бик исе китмәде. Команда тәнәфескә кадәр үк исәпне тигезләде һәм чишенү бүлмәсенә яхшы кәеф белән юнәлде. Икенче таймда Аймен Канатбеков очрашуның төп каһарманына әйләнә ала иде. Башта футзалчы исәпне тигезләде, ә аннан, төп вакыт бетәргә биш минут кала, аның икенче тубы Кыргызстанны алга чыгарды.

Бронза өчен матчның азагы бар футзал турнирының бизәгенә әйләнде. Финал тәмамланырга ике минут кала очрашу барышында ике туп аермасы белән белән артта калган Кыргызстан исәпне үз файдаларына 3:2 иткән иде. Үзбәкстанны капкачыларының осталыгы гына коткарып калды. Камол Назаров команданың соңгы һөҗүмнәренең берсен үзе оештырды һәм кырның көндәшләр ягында калды. Нәкъ менә шушы карар Үзбәкстан җыелмасының алдагы язмышын хәл итте, чөнки Назаров тупны ерактан җибәреп, исәпне тигезләде. Үзбәкстан хисләр ташкынында һөҗүм итүен дәвам итте. Өченче голдан соң 20 секунд үткәч, команда капка янында “штрафной” тибү мөмкинлеге алды. Тимур Сәлимов тупка тибеп, аны капкага кертә алды. Нәтиҗәдә турнирның иң мавыктыргыч уеннарының берсе булган матчта үз илләренә медальләрне Үзбәкстан спортчылары китерде.

“Барыбызның да кәефе шәп, бүген суперматч уздырдык. Соңгы минутка кадәр җиңелеп баргач, җиңүгә ышануы кыен иде, ләкин без иң ахырдагы ике гол белән нәтиҗәгә ирешә алдык. Уен алдыннан җиңүгә өмет иттек, тик Кыргызстан шундый көчле каршылык күрсәтер дип уйламадык. Егетләргә шундый шәп уен өчен рәхмәт”, – дип уртаклашты үз җыелмасының чыгышыннан алган кичерешләре белән әлеге уенның беренче гол авторы Далер Эшонкулов.

Үзбәкстан – Кыргызстан – 4:3 (2:2)

Бераздан паркетка Беларусь һәм Россия җыелмалары чыкты, аларга булачак чемпионны ачыкларга кирәк иде. Ике команда да турнир алдыннан алларына бары җиңү максатын гына куйганнарын белдергәннәр иде. Ләкин бу төп максатка ирешү өчен алар финалга төрле тактика сайлаган булып чыктылар. Россиялеләр беренче минуттан ук инициативаны үз кулларына алды, ә Беларусь командасы икенче сан астында уйнауны сайлады.

Озак вакыт дәвамында Беларусьның тактикасы яхшы эшләп килде. Бар беренчелек дәвамында турнир хуҗалары беренче тапкыр беренче таймда туп кертә алмадылар. Голны тамашачылар бары икенче таймның бишенче минутында гына күрделәр. Тупны өч матчта 9 тугыз туп керткән Сергей Гук кертте. Нәтиҗәдә 18 яшьлек уенчы турнирның иң яхшы бомбардиры булып танылды.

Әлеге туп беларуслар командасын ешрак һөҗүм итәргә мәҗбүр итте, тик команда моны нәтиҗәле итеп эшли алмады. Аның каравы Россия тайм уртасына Александр Лукинның ярты минут аерма белән ясалган дубле ярдәмендә очрашуны “тынычыландырды” һәм үзенең алтын медаль өчен көрәшен коры җиңү белән тәмамлады.

Турнирның иң яхшы бомбардиры өчен БДБ илләренең I Уеннары уңышлы тәмамланды. “Бу лаеклы финал иде. Беренче таймны 0:0 уйнадык, Беларусь бик сыйфатлы футбол күрсәтте. Кертә алмаган вакытлар күп иде, ләкин матчның мөһим мизгелендә холкыбызны күрсәтә алдык. Беренче голдан соң уен безнең шомарак бара башлады. Бу җиңү безнең өчен зур мәгънәгә ия. Минем өчен турнирның иң яхшы бомбардиры исеменә лаек булу артык мөһим түгел иде. Финал алдыннан Азиз Муждаков һәм минем исәптәге голлар саны тигез иде. Шулай килеп чыкты инде, бүген голны мин керттем. Әлбәттә, иң яхшы бомбардир булып танылу күңелле инде, әмма бөтен команда белән чемпион булуыбызга шатлану икеләтә күңеллерәк”, – диде Гук.

“Бераз кәеф төште инде, ләкин әлегә күңелдә бернинди хисләр дә юк. Хаталар өстендә эшләячәкбез, нәрсәләрне дөрес эшләмәгәнебезне караячакбыз. Финал алдыннан бары җиңүгә генә исәп тоттык, ахыргача көрәшергә теләдек. Кызганыч, җиңеп булмады”, – дип бәя бирде Беларусьның көмешенә җыелма капитаны Даниил Кривицкий.

Россия – Беларусь – 3:0 (0:0)

НӘФИС ГИМНАСТИКА

БДБ илләренең I Уеннарының соңгы көнендә медальләр нәфис гимнастика ярышларында да уйнатылды.

Кыршаулы күнегүләрдә алтын медальне россияле Алина Протасова яулады, ул чыгышы өчен 23,900 балл алды. Көмеш медальгә Беларусь спортчысы Влада Болзан лаек булды. Бронза медаль Үзбәкстан вәкиле Анастасия Саранцевада.

 “Мин “югалтуларсыз” чыгыш ясадым, әмма финалда чыгышым бераз уңышсызрак килеп чыкты. Тулаем алганда, өметләрем акланды, – диде Алина Протасова. – Психологик яктан да әзерләндем, чөнки БДБ илләренең I Уеннарында чыгыш ясау бераз дулкынландыргыч булды. Тренерыбыз һәрвакыт янәшәдә иде, гел ярдәм итеп торды. Ярышларны ничек оештырулары ошады. Безне мәйданчык буенча яхшы бүлделәр, бер-беребезгә комачауламадык, әзерләнергә уңайлы булды. Волонтерлар күп иде, бар да ярдәм иттеләр. Нинди сорау белән генә мөрәҗәгать итсәң дә, һәрвакыт булыштылар”.

Индивидуаль программа. Кыршау

1. Алина Протасова, Россия – 23,900
2. Влада Болзан, Беларусь – 23,100
3. Анастасия Саранцева, Үзбәкстан – 21,200

Туплы күнегүләрдә беренче урынны Россия гимнастчысы Арина Янковская алды, аның чыгышын судьялар 24,300 баллга бәяләделәр. Икенче урында Беларусь вәкиле Елизавета Зорькина, өченчесендә Казахстан спортчысы Милана Парфилова урнашты.

Индивидуаль программа. Туп

1. Арина Янковская, Россия – 24,300
2. Елизавета Зорькина, Беларусь – 23,600
3. Милана Парфилова, Казахстан – 22,400

Чукмарлы күнегүләрдә Елизавета Зорькинага тиңнәр юк иде – ул чыгышы өчен 23,900 балл алып, Арина Янковская һәм Казахстан вәкиле Айым Мейржанованы артта калдырды.
“Ярышларда бик яхшы атмосфера хөкем сөрә. Мин планлаштырганнарымның күбесен эшләдем, алай да яхшырак чыгыш ясап була иде, – дип билгеләп узды Зорькина. – Тренерым һәм минем белән эшләгән һәркемгә рәхмәт. Ярдәм иткәннәре өчен әти–әнигә дә рәхмәт. Уеннарга килсәк, мин аларны алга таба да уздыруларын теләр идем. Бик рәхәтләнеп тагын бер тапкыр катнашыр идем”.

Индивидуаль программа. Чукмар

1. Елизавета Зорькина, Беларусь – 23,900
2. Арина Янковская, Россия – 23,700
3. Айым Мейржанова, Казахстан – 22,750

Уеннарның тагы бер медален Зорькина тасмалы күнегүләрдә яулады, ул анда көмеш призер булды. Беренче урынга Россия гимнастчысы Владислава Шаронова лаек булды, бронза Үзбәкстан спортчысы Анастасия Саранцевада.

“Нәрсә өстендә эшләгәнебезнең барын да күрсәтәсе килде, һәм бар да килеп чыкты, – диде Владислава Шаронова. – Кызганыч, башка төрдәге спортчылар өчен җан атып булмады, чөнки без вакытның күп өлешен күнекмәләр ясап үткәрдек һәм монда чыгыш ясау өчен генә килдек. Ләкин тамашачыларның нәфис гимнастикада безнең өчен җан атулары сизелеп торды, безгә бик күңелле булды. Минем өчен болай җан атканнары юк иде әле. Чыгыш ясау үзе бер җан рәхәте иде. Тулаем алганда, ярышлар бик ошады – без яшәгән урыннан алып, турнирның ничек оештырылуына кадәр. Барлык көндәшләрем дә бик көчле һәм җиңүгә лаек иде. Ләкин минем төп көндәшем – мин үзем. Әгәр мин үземне җиңә алсам, ярышларда да җиңә алачакмын”.

Индивидуаль программа. Тасма

1. Владислава Шаронова, Россия – 23,000
2. Елизавета Зорькина, Беларусь – 19,500
3. Анастасия Саранцева, Үзбәкстан – 19,100

Биш тасмалы төркемле күнегүләрдә чемпионнар исеменә Россия гимнастчылары лаек булды. Икенче урынны Үзбәкстан спортчылары, өченче урынны Беларусь вәкилләре алды.

Төркемле күнегүләр. 5 тасма

1. Россия – 29,700
2. Үзбәкстан – 26,600
3. Беларусь – 26,400
4. Казахстан – 20,500

Төркемле күп төрле көрәштә беренче урынны Россия җыелмасы алды. Призерлар өчлегенә шулай ук Беларусь һәм Казахстан да керде.

Төркемле күп төрле көрәш

1. Россия – 216,150
2. Беларусь – 206,350
3. Казахстан – 179,800

ӨСТӘЛ ТЕННИСЫ

Өстәл теннисының шәхси разрядларында җиңүче булып Элизабет Абраамян һәм Максим Боков танылды. Финалларда алар милләттәшләре Мария Тайлакова һәм Артем Двойниковны җиңделәр.

Кызлар арасында ике ярымфинал да 4:0 исәбе белән тәмамланды. Абраамян Влада Воронинаны җиңде, ә Тайлакова 15 минут эчендә Наталья Малининаны отты. Беренче партиядә Наталья 9:5 исәбе белән алда бара иде, ләкин соңрак уендагы контрольне югалтты. Финал очрашу гаҗәеп кызык булып чыкты һәм 7 партиягә кадәр сузылды!

Тайлакова беренче партиядә җиңде (12:10), аннан исәп 1–2 булганда уен барышын үз файдасын борды һәм исәпне 3-2 ясап, алга чыкты. Алтынчы партия аңа җиңү китерә ала иде, тик исәп 7:9 булган вакытта ул алга чыга алса да, Мария партияне җиңү белән тәмамлый алмады. Җиденче партиядә Элизабет үзенең бар осталыгын күрсәтте һәм 11:6 исәбе белән җиңде.

“Бу бик катлаулы матч булды! Күңелдә зур җиңү теләге бар иде. Вакытыннан алда бирешергә, өметне югалтырга ярамый!”, – диде Элизабет Абраамян финалда җиңгәннән соң.

Егетләр арасында җиңүче булып калган Максим Боков өчен ике матч та бик уңышлы башланмады. Ярымфиналда ул Дамир Әхмәтсафинга 0:2 исәбе белән оттырып бара иде, ләкин бар көчен вакытында туплап, уен барышын үз файдасына бора алды. Финалда да ул шулай ук беренче ике партиядә оттырды, өченчесендә җиңүне тартып диярлек алды (12:10), ә аннан көндәшенә аңга килергә ирек бирмәде.

“Матчның икесе дә катлаулы иде, 0-2 исәбе белән җиңелеп бардым. Җиңүем бик күңелле булды”, – дип билгеләп узды Максим.
Спорт